Төп максаты:
- үзешчән халык иҗатын һәм осталыгын популярлаштыру һәм үстерү;
- татар халкының милли үзаң дәрәҗәсен күтәрү;
- үзешчән халык иҗатының талантлы коллективларын эзләү, кызыксындыру һәм аларга ярдәм итү;
- халык һөнәрләренең һәм декоратив-гамәли иҗатның төрлелеген күрсәтү, кулдан иҗат итү кыйммәтен торгызу, халыкның оста һөнәрчеләр эшчәнлегенә кызыксынуын арттыру;
- татар иҗат коллективлары, җитәкчеләре арасында тәҗрибә уртаклашуны киңәйтү, алар арасында иҗади багланышлар урнаштыру, фестиваль хәрәкәте кысаларында берләшү.
Башкортстан татарлары конгрессы