Программа Башкортстан Республикасында игълан ителгән Зур һәм тату гаилә елын ачуга багышланды. Крыловлар гаиләсе – Зинаида Тимофеевна, Павел Николаевич, аларның кызлары Мария һәм аның ире Анатолий башкарган музыка әсәрләре тамашачыларны ихлас һәм күңелле-дәртле булуы белән тирән дулкынландырды. Мария һәм Анатолий Денежкиннар – «Ясен пень» фолк-төркеме катнашучылары, бу чарага Әстерханнан килгәннәр.
Шулай ук Үзәк мәдәният йорты иҗат коллективлары: рус халык уен кораллары оркестры (җитәкчесе П.Крылов), «Задоринки» вокаль ансамбле ( З.Крылова), «Акбузат» хореография коллективы (Р.Муллаянова), концертмейстер Валерий Гайнетдинов чыгыш ясадылар. .
Музыкантлар югары башкару осталыгы, иҗади энергия аркасында бердәмлек һәм шатлык халәтен тудырдылар
Светлана Прокофьева
Елены Петрова фотолары