Кичә программасының игътибар үзәгендә Нәфисә Гарраф кызы белән Айрат Малик улы Әхмәдуллиннар булдылар. Аларның исемнәре «Акчарлак» ансамбле барлыкка килү һәм оешу белән тыгыз бәйләнгән. 2003 елдан башлап коллективның актив сәхнә осталары булу белән бергә, уңышларга нигез салган идея таянычы һәм илһамландыручы да алар. Аларның сәхнә сәнгатен, татар мәдәниятен яратуы ансамбль үсешенә нык йогынты ясый, һәм бу кичә аларга лаеклы ихтирам белдерү өчен менә дигән мөмкинлек булды.
Үзәк мәдәният сарае директоры вазыйфаларын башкаручы Дәүләтхуҗин Хәмит Шаһит улының чыгышы кичәнең мәртәбәсен бермә--бер күтәрде. Ул Айрат Малик улы белән һәм Нәфисә Гарраф кызын татар җыр һәм бию мирасын саклауга һәм арттыруга керткән бәһасез өлешләре өчен рәхмәт белдерде, бәйрәмнәре белән котлады. Хәмит Шаһит улы рәхмәт һәм хөрмәт йөзеннән Мактау грамоталары тапшырды, «Акчарлак» тарихында аларның ролен һәм мәдәни җәмәгатьчелек өчен әһәмиятен ассызыклады.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Фотолар Үзәк мәдәният сараеннан.