Барлык яңалыклар
Мәҙәниәт
20 февраль , 09:00

Башкортстанда зур һәм тату гаилә елы логотибын расладылар

Башкортстанда зур һәм тату гаилә елы логотибын расладылар. Ул Башкортстанның һәм бөтен илнең традицион нигезе булган нык күп буынлы гаиләне гәүдәләндерә.  

Башкортстанда зур һәм тату гаилә елы логотибын расладылар
Башкортстанда зур һәм тату гаилә елы логотибын расладылар

– 2026 елны Башкортстан Республикасында зур һәм тату гаилә елы дип игълан итү – гаилә кыйммәтләрен ныгыту, җәмгыятьне гармонияле үстерү өчен шартлар тудыру өчен тагын бер мөмкинлек. Тематик елның төп максаты – гаиләнең, зур һәм тату, күп балалы һәм күп буынлы гаиләләрнең абруен күтәрү, күп балалы һәм күп буынлы гаилә образын яңарту, – дип сөйләде Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ольга Кабанова.

  «Зур һәм тату гаилә елы» республиканың ике дәүләт телендә язылган текст өлеше логотип композициясе белән тыгыз бәйләнгән һәм визуаль образның эчтәлекле дәвамы булып хезмәт итә.

Министр билгеләп үткәнчә, күп буынлылык гаилә традицияләренең һәм кыйммәтләренең дәвамчанлыгын тәэмин итә. Һәм брендбукның бурычы – күпмилләтле Башкортстаныбызның традицион гаилә кыйммәтләрен визуальләштерү генә түгел, ә эмоциональ рәвештә тапшыру.

.

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас