Барлык яңалыклар
Мәҙәниәт
4 март , 17:00

Яшә, халык күңеле!

27 февраль көнне "Урал-Батыр" милли- мәдәни сараенда "Йәншишмә-2026"  башкорт халык музыка мәдәниятен яратучылар фестивале булып узды. Иҗат кичәсе Русия халыклары бердәмлеге елы, Башкортстан Республикасында зур һәм тату гаилә елы, шулай ук Бөтендөнья башкорт корылтае игълан иткән Башкорт гаиләсе елы билгесе астында узды.

Яшә, халык күңеле!
Яшә, халык күңеле!

- Нәкъ менә гаиләдә халыкның теле, гореф-гадәтләре, мәдәнияте саклана һәм аның киләчәге салына. Гаилә кыйммәтләре башкортлар тормышының төп асылы булып тора, - дип ассызыклады МР социаль үсеш идарәсенең мәдәният бүлеге башлыгы Регина Хәбетдинова. Ул ук жюри рәисе иде.

Халык талантлары чыгышларына шулай ук 1 нче балалар сәнгать мәктәбе директоры Эдуард Агишев, Приют бистәсе мәдәният йортының «Калинка» өлгеле  хореография ансамбле җитәкчесе Анна Устинова һәм "Урал-Батыр" милли-мәдәни сараеның  "Ләйсән" башкорт җыры халык ансамбле җитәкчесе Нәзирә Фәрхетдинова бәя бирделәр.

Фестивальдә төрле яшьтәге балалар һәм өлкәннәр катнашты, алар үз осталыкларын түбәндәге номинацияләрдә күрсәттеләр: "Нәфис сүз", "Инструменталь иҗат", "Хореография" һәм "Вокал". Жюри әгъзаларына карар кабул итү җиңел булмады. Шулай да бертавыштан Гран-прига Баженово авыл мәдәният йортыннан Алия Шәймөхәммәтова лаек булды.

Шулай ук төрле яшь категорияләрендә номинацияләр буенча җиңүчеләрне билгеләп үтик: "Инструменталь иҗат" – халык уен кораллары музыка студиясе ансамбле (Үзәк мәдәният сарае, җит. Павел Крылов); "Хореография" – Владлена Петрова (татар гимназиясе, җитәкчесе Энҗе Баһаветдинова); "Сәйлән " бию коллективы (татар гимназиясе, җит. Әлфия Меркулова) һәм Алинә Хәйруллина ("Урал-Батыр"). Сүз уңаеннан, жюри әгъзалары Алинәнең  матур башкорт кызы костюмын билгеләп үттеләр. Ул мәшһүр "Заһиҙә" халык биюен башкарды. Профессионал булмаса да,  бию теле аша башкорт хатын-кызының матурлыгын, зирәклеген һәм грациясен ачып бирә алды.

"Вокал" номинациясендә беренче урын Әминә Габделхәлимовага (җит. Нәзирә Фәрхетдинова), Әминә Идиятуллина (җит. Элиза Гыйлемханова), Андрей Сидоровка (җит. Элиза Гыйлемханова), "Дуслык" вокаль ансамбленә (җит. Нәзирә Фәрхетдинова) – барысы да "Урал-Батыр" милли- мәдәни сараеннан һәм "Кәеф"  вокаль ансамбленә ("БелАвтодеталь" җәмгыяте, җит. Вадим Агишев)  бирелде.

- Сәхнәдә балалар бакчаларыннан катнашучылар күп булуы сөендерә. Бу бик мөһим, чөнки нәкъ менә кечкенәдән халык традицияләренә, теленә, мәдәниятенә мәхәббәт һәм ихтирам салына, - диде жюри әгъзасы Нәзирә Фәрхетдинова. - Әмма башкорт халкының курай, кубыз, думбыра кебек брендлы милли уен кораллары яңгырамавы бик кызганыч... "Нәфис сүз" номинациясендә дә башкорт телендә шигырьләр укысыннар өчен гаризаларны күбрәк күрәсе килә. Барысы да  нәкъ менә телне белүдән башлана, ә биергә һәм җырларга  тик хәрәкәтләрне һәм сүзләрне өйрәнеп кенә була.

Бәләбәй районында үткәрелгән фестивальләр халык мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән кызыксынуның кимемәвен күрсәтә. "Урал-Батыр" сарае  фойесында "Мирас – Наследие" башкорт декоратив -гамәли сәнгате эшләнмәләренең искиткеч күргәзмәсе оештырылды. Анда "Ләйсән" башкорт халык җыр ансамбле катнашучылары, аерым алганда Зифа Салаватова, Эльмира Маликова, Нәзирә Фәрхетдинова, Эльвира Яруллина, Светлана Кучкарова һәм Элиза Гыйлемханованың эшләре тәкъдим ителде. Бәйрәмгә килгән кунаклар бик  кызыксынып, Дим башкортларының курашмау, һаҡал, хәситә, моңлайса, селтәр кебек хатын-кыз бизәнү әйберләре белән таныштылар, алар башкорт йортының җылысын һәм ямен чагылдыра да инде.

Зөлфия Гарифуллина.

Фотолар "Урал Батыр" милли-мәдәни сараеннан

 

Яшә, халык күңеле!
Яшә, халык күңеле!
Яшә, халык күңеле!
Яшә, халык күңеле!
Яшә, халык күңеле!
Яшә, халык күңеле!
Яшә, халык күңеле!
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас