Барлык яңалыклар
Мәҙәниәт
7 март , 11:00

Әкият кайда яши

«Урал-Батыр» милли- мәдәни сараенда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен традицион муниципаль «Нәни принцессалар һәм принцлар балы» узды.

Әкият кайда яши
Әкият кайда яши

Бәйрәмне оештыручылар – «Яшьтәш”  учреждениесе һәм «Урал-Батыр» сарае яшь кунаклар өчен төрле уен мәйданчыклары һәм мавыктыргыч мастер-класслар әзерләделәр. Һәр бала күңеленә хуш килгән шөгыль таба алды: галстуклар, беләзекләр һәм каптырмалар ясаудан алып маникюрга, прическаларга һәм аквагримга кадәр.

Зур курчаклар һәм танылган балалар персонажлары белән уеннар аеруча игътибарны җәлеп итте. Алар иркен күңел ачу халәте тудырдылар. Балалар шулай ук күңел ачу программасында да бик теләп катнаштылар, биеделәр һәм уйнадылар.

Актив вакыт үткәргәннән соң королевалар һәм королевичлар әкият корольлекләре буйлап мавыктыргыч сәяхәткә юлландылар, ул концерт залында оештырылды. Районның балалар иҗат коллективлары тамашачылар өчен калейдоскоп номерлары әзерләделәр, алар һәркемне әкият һәм фантазия дөньясына алып керделәр.

 Чараның иганәчеләре – шәхси эшмәкәрләр Яна Насыйрова һәм Ирина Шарикова.  Аларның ярдәме оештыручыларга барлык ниятләрен тормышка ашырырга һәм балаларга онытылмас хис-тойгылар  бүләк итү мөмкинлеге бирде.

Алсу Фәизова.

Автор фотолары

 

 

Әкият кайда яши
Әкият кайда яши
Әкият кайда яши
Әкият кайда яши
Әкият кайда яши
Әкият кайда яши
Әкият кайда яши
Әкият кайда яши
Әкият кайда яши
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас