Барлык яңалыклар
Мәҙәниәт
8 март , 11:00

Яз ул матур бәйрәмнәр белән дә

Урамда яз җилләре, яз исе.... Яз битләребезгә дә, хисләребезгә җылысын өрә. Яз – ул өметләр, омтылулар, ашкынулар вакыты… Язлар матур, дибез. Бәлки яз хатын-кызлар бәйрәме белән башланганга шулай матурдыр?

Яз ул матур бәйрәмнәр белән дә
Яз ул матур бәйрәмнәр белән дә

6 март көне Бәләбәй татар гимназиясендә Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышланды. Бу бәйрәмне үткәрүгә  Әхмәтов Тимерхан Әсгать улы җитәкчелегендәге 5 б сыйныфы җаваплы иде. Алар иртән-иртүк укытучыларны, гимназия хемәткәрләрен, укучы кызларны дәртле музыка, алкышлар белән фойеда каршы алдылар, укытучыларга гади генә бүләкләр тапшырдылар. Дәресләрдән соң тамаша залында 5б сыйныфы һәм сәнгать бүлегендә шөгыльләнүче укучылар күңелле бәйрәм концерты күрсәтте.

 Чарада гимназия коллективының хатын-кызларын бүләкләү тантанасы узды. Укытучылар, гимназия хезмәткәрләре уку оешмасы хакимияте  исеменнән Рәхмәт хатлары алдылар.
Бөтендөнья татар конгрессының урындагы бүлекчәсе җитәкчесе Рәсүл Корбан улы Гәрәев шулайук  укытучыларыбызга Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшыды. Укытучылар Рәсүл Корбан улына игътибары, һәрдаим ярдәм күрсәтүе  өчен рәхмәтләрен белдерделәр!
Аннары бәйрәм чарасында катнашучылар хис-тойгылары белән бүлешеп калдылар, ә артист укучыларыбыз тагын бер бәйрәмгә юл алдылар –  алар Ярмәкәй авыл советы авыл җирлеге башлыгы исеменнән Габделкәрим авылына Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышланган чараны үткәрергә ярдәм итү өчен чакырулы иде.
Габделкәрим халкы гимназия укучылары турында социаль челтәрләрдән укып беләләр, гармунчы малайларыбызның республика күләмендә узган конкурсларда катнашулары белән, төрле чараларда ясаган чыгышлары белән кызыксынып торалар икән... Шуңа күрә зур булмаган авыл клубы (элек мәктәп булган бина) тамашачылар белән шыгырым тулы иде. “Бәләбәй татар гимназиясе укучылары чыгышын карарга килдек”,  –  дип, күрше авылдан да килүчеләр бар иде хәтта.
Концертта “Илһам” гармунчылар ансамбленнән тыш, татар курайчылар ансамбле (житәкчеләре – Г.Р. Әхмәтова, Т.А. Әхмәтов), биючеләр ансамбльләре (жит. Ә.З. Меркулова, Э.Р. Баһаутдинова), шулай ук җырчы кызлар, малайлар (җит. Т. Ә. Әхмәтов) чыгыш ясадылар. Әлфия Зиннур кызы концертны бик матур итеп алып баручы да булды.

Бәйрәмгә багышланган чара авыл халкы күңеленә бик хуш килде, һәрбер чыгышны алкышларга күмделәр. “Искиткеч матур концерт карадык. Сәхнәдә биюче балалар әйтерсең лә җәйге күбәләкләр! Ә гармунчы малайлар үзләре җырлый, үзләре уйный, ә аяклары биеп тора! Иң мөһиме Бәләбәй татар гимназиясе балаларда татар теленә, культурасына, сәнгатенә кызыксыну уята алган! Концерт безнең авыл хатын-кызларына зур бәйрәм бүләге булды. Гимназия җитәкчеләренә, шундый матур чараны оештыручыларга чиксез рәхмәтебезне белдереп хезмәтләрендә уңышлар телибез”, –  дип бик зур рәхмәтләрен укыдылар.
Габделкәрим авыл клубы хезмәткәрләре балаларга этнографик музейларын күрсәттеләр, истәлеккә фотога төштеләр. Бәйрәм чарасыннан соң укучыларыбызны тәмле ризыклар белән сыйладылар, кунак иттеләр. Ярмәкәй авыл советы авыл җирлеге башлыгы Нурислам Нуриман улы Тимиров гимназия хакимиятенә, укытучыларга туган татар телен, халкыбызның сәхнә сәнгатен, мәдәниятен саклап калу, аны балаларга җиткерү максатында зур эш алып барганнары өчен рәхмәт белдерде, алда да зур уңышларга ирешүләрен  теләде.

Концерттан соң авыл халкы белән сөйләшеп алдык. Алар авыл киләчәге турында бик борчылалар. Элек-электән гөрләп торган татар авылында  хәзерге көндә татарча сөйләшүчеләр бик аз, диләр. Авыл мәктәбе ябылды, балалар район үзәгенә укырга йөриләр. Иң аянычы, ата-аналар туган тел дәресләре итеп үзләренең туган телен сайламыйлар, авыл балалары туган телдә сөйләшмиләр, дип борчылдылар. Безнең концертлар да русча гына үтә, диләр. Кызганычка, бу хәл бер Габделкәрим авылында гына түгел. Күп авылларда да хәзер шундыйрак хәл. Каникулга кайткан оныклары белән картәти, картәниләр дә күп вакыт телләрен вата-вата русча сөйләшәләр, әти-әниләр дә балалары белән тик рус телендә генә аралаша. “Сезнең балаларның шулай сәхнәгә курыкмыйча чыгып саф татар телендә җырлауларына, үзләрен сәхнәдә тотышларына сокланып карап утырдык. Бездән аларның әти-әниләренә дә зур рәхмәтебезне җиткерегез, чөнки алар үз балаларын татар телен, мәдәниятен, сәнгатен өйрәтергә дип, татар гимназиясенә укырга  биргәннәр”,  –  диделәр.
...Әйе, яз ул өметләр, омтылулар, ниләрдер көтү вакыты. Без дә, гимназия укытучылары, укучыларыбызның үз туган татар телендә тагын да яхшырак сөйләшүләренә өметләнәбез. Мәктәптә генә тиз арада телне өйрәнеп булмый. Ата-аналар, картәти, картәниләр өйдә дә балалар белән туган татар телендә аралашсыннар иде..


Гүзәл һәм Тимерхан Әхмәтовлар,

сәнгать бүлеге укытучылары

 

 

Яз ул матур бәйрәмнәр белән дә
Яз ул матур бәйрәмнәр белән дә
Яз ул матур бәйрәмнәр белән дә
Яз ул матур бәйрәмнәр белән дә
Яз ул матур бәйрәмнәр белән дә
Яз ул матур бәйрәмнәр белән дә
Яз ул матур бәйрәмнәр белән дә
Яз ул матур бәйрәмнәр белән дә
Яз ул матур бәйрәмнәр белән дә
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас