Алар тамашачылар хөкеменә үз эшләренең уникаль күргәзмәсен – текстиль һәм бәйләнгән курчаклар тәкъдим иттеләр, аларның һәркайсы иҗат итүченең күңел җылысын, осталыгын чагылдыра.
Оксана Кузьмина эшләре арасында яраткан фильмнары һәм әкиятләре персонажларын танырга мөмкин. Нечкә эш һәм детальләргә игътибар нәтиҗәсендә алар җанлана. Гүзәлия Әхтәмова һәм Татьяна Мәҗитова – текстиль курчаклар виртуозлары. Аларның эшләре төрле образлар һәм киемнәр белән таң калдыра. Бу ханымнар коллекциясендә халык костюмнары кигән курчаклар аерым урын алып тора.
Иҗади очрашу эшләрне күрсәтү белән генә чикләнмәде. Кичә кунакларның җылы сүзләре белә баетылды. Чараны "Истоки" газетасының баш мөхәррире, шагыйрь, драматург, тәрҗемәче, Русия Язучылар берлеге әгъзасы Айдар Хөсәенов, Бөтенрусия әдәби конкурсларда җиңүче Александр Архирейский, шулай ук Абдулино шәһәренең әдәби берләшмәсе җитәкчесе Галина Устинова чыгышлары белән бизәде.
"Ветеран" хоры катнашучылары башкаруында искиткеч иҗади номерлар кичәгә бәйрәм рухы һәм күңел күтәренкелеге өстәде. Аларның чыгышлары якты йомгаклау аккордына әверелде, галереяны һәр тыңлаучының йөрәгенә үтеп кергән көйләр һәм җырлар белән тутырды.
Регина Иванова әзерләде. Фотолар галереядан.