Барлык яңалыклар
Мәҙәниәт
15 март , 13:00

Булдыралар да инде “Ләйсән” кызлары!

"Урал-Батыр"милли-мәдәни  сараеның “Ләйсән”  башкорт җыры халык ансамбле (җитәкчесе Нәзирә Фәрхетдинова) мактаулы  "халык" һәм"өлгеле" исемнәрен яклау кысаларында үзешчән сәнгать иҗаты халык коллективларның "Дуслык гөлләмәсе" республика фестивалендә катнашты.

Булдыралар да инде “Ләйсән” кызлары!
Булдыралар да инде “Ләйсән” кызлары!

 Бу чын мәгънәсндә талантлар ярышы булды, анда катнашучылар югары башкару осталыгы, сайланган әсәрләренең оригинальлеген, кабатланмас сәнгать стилен күрсәттеләр. Әлеге чара өч елга бер мәртәбә уздырыла һәм Башкортстаныбызның мәдәни тормышында иң якты вакыйгаларның берсе булып тора.

 Фестиваль Русия халыкларының күпмилләтле мәдәни мирасын булдырырга, сакларга һәм арттырырга ярдәм итә. Фестивальдән соң компетентлы жюри иҗат коллективлары җитәкчеләре белән очрашу үткәрде, аның барышында жюри әгъзалары һәр чыгышны җентекләп анализладылар һәм һәр коллектив өчен һөнәри киңәшләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Зәйфә Салихова әзерләде.

Булдыралар да инде “Ләйсән” кызлары!
Булдыралар да инде “Ләйсән” кызлары!
Булдыралар да инде “Ләйсән” кызлары!
Автор: Алексей Петров  
Читайте нас