Барлык яңалыклар
Мәҙәниәт
18 март , 18:00

18 коллектив "халык" һәм"өлгеле" исемен яклады

12 март көнне Бәләбәй шәһәренең үзәк мәдәният сараенда һәм Приют бистәсе мәдәният йортында Бәләбәй районы үзешчән сәнгать коллективларын Дуслык гөлләмәсе" VIII Республика фестивале кысаларында "халык" һәм"өлгеле" исемнәрен раслау һәм бирү өчен карадылар.

18 коллектив "халык" һәм"өлгеле" исемен яклады
18 коллектив "халык" һәм"өлгеле" исемен яклады

"Безнең бердәмлек" дип аталган концерт программаларында 18 үзешчән сәнгать коллективы катнашты. Алар исәбендә – Бәләбәй шәһәре мәдәният йорты, Приют бистәсе мәдәният йорты, "Урал-Батыр" милли-мәдәни сарае, Өсән-Ивановка мәдәният йорты, 1 һәм 2нче мәктәпләрнең иҗат төркемнәре, шулай ук тарих-туган якны өйрәнү музее каршындагы  сәнгать галереясенең "Чишмә" һәвәскәр рәссамнар халык клубы.

Үзешчәннәр 55 тән артык номер башкардылар, аларда 519 башкаручы катнашты. "Чишмә" клубы әгъзалары үз эшләрен күргәзмәдә күрсәттеләр.

– Барлык катнашучыларга да компетентлы комиссия югары бәя бирде, аның составында Уфа шәһәреннән Республика халык иҗаты үзәге белгечләре бар иде, – дип хәбәр итте Бәләбәй районы социаль үсеш идарәсенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Регина Хәбибуллина.

Светлана Прокофьева

Фотолар ачык чыганаклардан

18 коллектив "халык" һәм"өлгеле" исемен яклады
18 коллектив "халык" һәм"өлгеле" исемен яклады
18 коллектив "халык" һәм"өлгеле" исемен яклады
18 коллектив "халык" һәм"өлгеле" исемен яклады
18 коллектив "халык" һәм"өлгеле" исемен яклады
18 коллектив "халык" һәм"өлгеле" исемен яклады
18 коллектив "халык" һәм"өлгеле" исемен яклады
18 коллектив "халык" һәм"өлгеле" исемен яклады
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас