Спектакльдә ике гаилә пары тарихына бәйләп, ирләр белән хатыннар арасында мөнәсәбәтләрнең әхлакый-этик яклары күтәрелә. Махсус хәрби операция зонасында әйтелгән нәзерне (ә ул һич тә җиңел түгел, ике күрше исән калу өчен бер атнага хатыннарын алышып торырга килешәләр) үтәүгә корылган әсәрдә мәхәббәт, ышаныч һәм изгелекнең, гражданлык бурычына һәм Ватанга тугрылыкның нинди заманнарда да какшамас кыйммәтләр булып калуы янә һәм янә раслана.
Нәзер турында
Нәзер. Ә нәрсә соң ул? Нәзер ул – кешенең Аллаһы Тәгалә тарафыннан йөкләнмәгән әйберне үзенә бурыч итеп алуыннан гыйбарәт. Ул аны һичшиксез үтәргә тиеш була. Нәзер, гадәттә, Аллаһы Тәгалә рөхсәт иткән әйберләр буенча әйтелә. Әлеге әсәрдәге нәзер, әлбәттә, шактый ук сәер, һәм ул шунысы белән тамашачыны тын да алмый карарга, уйланырга мавыктыра да.
Нәзер ул – бик хәтәр әйбер. Ул кеше тормышына, әлбәттә, тәэсир итәргә мөмкин. Чөнки нәзерне үтәмәгән саен, аңа гөнаһ язылып бара. Аллаһы Тәгаләгә биргән вәгъдәне бозу динебездә икейөзлелек буларак бәяләнә. Шуңа күрә нәзер әйткәндә бик сак булырга киңәш ителә
Дүртөйле артистлары
Дүртөйледә халык театры чагыштырмача күптән түгел, 2018 елда оештырылган икән. Алар инде байтак спектакльләрне сәхнәгә чыгарырга һәм тамашачы сөюен яуларга өлгергәннәр. Бәләбәйлеләр дә артистларның уйнавын – әсәр эчендә, сәхнәдә яшәүләрен ошаттылар, артистларны, режиссерны, комедияне сәхнәгә чыгаруга үз өлешен керткән һәркемне басып, көчле кул чабулар белән алкышладылар. Тамашчылар исеменнән татар конгрессының Бәләбәй бүлекчәсе җитәкчесе Рәсүл Гәрәев барыбыз исеменнән дә җылы рәхмәт сүзләрен белдерде.
Үзебез турында
600 урынлык мәдәният сараена тамаша кылырга 50 кеше килгән иде. Билләһи, шулкадәр тырышып, оста итеп уйнаган дүртөйлеләр алдында оят булды. Халык театр яратмый дигән фикердән ерак торам мин. Ничек кенә ярата әле ул, авыл саен безнең әни-әтиләребез спектакльләр, концертлар куеп, үз күңелен күргән, тәрбияләнгән һәм тәрбияләгән. Бүгенге көндә исә күп авыл клублары юкка чыкты. Туган шәһәребездә дә мәдәният тормышы гөрләп тора дип һич әйтеп булмый. Элегрәк яраткан җырчыларыбыз концертлар белән килеп кенә торсалар да, хәзер күп вакыт безне урап үтәләр, күрше Ярмәкәй, Туймазы, Бишбүләк районнарына баруны хуп күрәләр. Бәйрәмнәрдә оештырылган концертларда нилектәндер милли, аеруча татарча җырлар, шигырьләр яңгырамый. Бу нилектән шулай? Уйланырга җитди урын бар.
Зур булмаган Дүртөйле шәһәрендә театр кадәр театр бар, ә бездә тамашачы да юк. Бу бездә мәдәнилекнең, мәдәният эшенең нинди дәрәҗәдә булуының ачык чагылышы түгелме?..
Зәйфә Салихова.
Сания Ганиева фотолары