Барлык яңалыклар
Мәҙәниәт
30 март , 17:05

Бәләбәйдә яңа "йолдызлар" кабынды

27 март көнендә "Урал-Батыр" Бәләбәй милли-мәдәният сараенда "халкым хазинәсе" дип аталган татар мәдәнияте фестивале булып үтте.

Бәләбәйдә яңа "йолдызлар" кабынды
Бәләбәйдә яңа "йолдызлар" кабынды

Чарада район мәктәп һәм балалар бакчасы яшендәге конкурсантлар һәм алардан өлкәнрәкләр дә, шәхси һәм коллектив чыгышлар белән үзара көч сынашты. "Инструменталь иҗад", "Вокал", "Нәфис сүз", "Хореография" номинацияләрендә, балалар татар мәдәнияте мөхитен чагылдырган үзенчәлекле чыгышлары белән үз осталыкларын күрсәттеләр – татар сәнгатен ихлас сөюләрен дәлилләп, матур, бай һәм эчтәлекле концерт программалары белән сокландырдылар.

Залда тамаша кылып утырган һәр кунак, сәләтле балаларның һәр чыгышын тирән алкышларга күмде, ә жюри әгъзалары – профессиональләрчә югары бәяләде.

Жюри рәисе Элиза Гилемханова әйтүенчә, әлеге фестиваль һәр елны оештырыла икән һәм һәр елны да балалар бәйгедә актив катнашып, югары күрсәткечләргә ирешә.

 – Программа буенча, без балаларның 50 якын концерт номерларын карап бәяләдек. Сәнгать өлкәсендә барлык балалар да үзенчә сәләтле һәм оста. Аларның сәхнәгә менеп, һәрбер чыгышларын илхамланып башкарулары үзе бер зур мактауга лаек, – диде Элиза Зөфәр кызы, сүзен йомгаклап.

Фестиваль югары күтәренке кәеф белән көн ахырына кадәр дәвам итте. Нәтиҗәдә, Бәләбәй татар гимназиясе укучысы Мәдинә Салихова "Ышанма" исемле шигырен әдәби алымнар кулланып, искиткеч матур иттереп сөйләп югары күрсәткечкә иреште һәм Гран-при яулады.

Беренче, икенче, өченче урыннарга "Нәфис сүз" осталары – Илүзә Габдрафикова, Дания Юсупова, Алия Шәймухаметова, Айлина Ахметгареева, "Миләш" коллективы, Эллария Әсмәндиярова, Азат Галиахмедов лаек булдылар.

"Инструменталь иҗад" номинациясендә 1нче урын Рәмис Калимуллинга, Ислам Мавлютовка һәм "Илхам" гармунчылар ансамбленә тәтеде. 2нче һәм 3нче урыннарны "Шатлык", "Акварелька" ансамбльләре, Илназ Идиятуллин, Динар Низамиев, Фәнил Зарипов, Әдегам Шәймухаметов һәм халык музыка уен кораллары ансамбле бүлештеләр.

"Хореография" номинациясендә халык бию ансамбле "Акбузат" һәм "Сәйлән" бию коллективлары беркемгә дә алдынгылыкны бирмәде. 2нче һәм 3нче урыннар алган Вероника Ибатуллина, Сабина Насырова һәм "Орчык" белән "Бәйрәм" бию коллективлары да соклангыч матур итеп биеделәр.

"Вокал" номинациясендә дә катнашучыларның саны хәтсез булды. Шулай да, лаеклы 1нче урынны Сабина Галиуллина, Әминә Идиатуллина һәм "Дуслык" вокал ансамбль коллективы алды. 2нче һәм 3нче дәрәҗәдәге дипломнар белән Камил Нуретдинов, Эльза Гильфанова, Алия Фәйзуллина, Әдегам Шәймухаметов, "Шатлык" вокал коллективы һәм Аделия Никитина, Амира Давлетшина, Азалия Валиева, Әхәт Галиахмедов, Лилия Гарибян, "Салкус" фольклор коллективы бүләкләнделәр.

Югары күрсәткечләр белән тәбриклибез сезне, яшь талантлар һәм киләчәктә иҗади уңышлар телибез! Афәрин, яшь бәләбәйчеләр!

Фәндүс Фәтхетдин

Бәләбәйдә яңа "йолдызлар" кабынды
Бәләбәйдә яңа "йолдызлар" кабынды
Бәләбәйдә яңа "йолдызлар" кабынды
Бәләбәйдә яңа "йолдызлар" кабынды
Бәләбәйдә яңа "йолдызлар" кабынды
Бәләбәйдә яңа "йолдызлар" кабынды
Бәләбәйдә яңа "йолдызлар" кабынды
Бәләбәйдә яңа "йолдызлар" кабынды
Бәләбәйдә яңа "йолдызлар" кабынды
Бәләбәйдә яңа "йолдызлар" кабынды
Бәләбәйдә яңа "йолдызлар" кабынды
Бәләбәйдә яңа "йолдызлар" кабынды
Автор: Алексей Петров  
Читайте нас