Илебезнең төрле тарафларыннан 170 коллектив килгән иде. Финалга иң көчлеләр — Авыргазы, Иглин, Бакалы, Бишбүләк, Бәләбәй, Борай, Мәләүз, Туймазы, Чакмагыш, Дүртөйле һәм Ярмәкәй районнарыннан, шулай ук Бөрө, Туймазы, Агыйдел һәм Бәләбәй шәһәрләреннән 24 коллектив үтте.
Фестивальнең төбәкара исемен йөртүе юкка түгел: сәхнәдә Татарстанның Ютазы районыннан, Оренбург һәм Самара өлкәләреннән, шулай ук Ханты-Манси округыннан ансамбльләр чыгыш ясады. Осталыкның югары дәрәҗәсен компетентлы жюри бәяләде.
Үсеп килүче буынга, яшь талантларга, колачлы фестиваль проектының гала-концертын ачу хокукы бирелде. Башкортстан Республикасының Чакмагыш, Дүртөйле, Бишбүләк, Бәләбәй, Туймазы районнарының иң яхшы балалар коллективлары, шулай ук Оренбург өлкәсенең Сакмар районы коллективы тамашачылар һәм жюри хөкеменә үз осталыкларын, башкару дәрәҗәләрен күрсәттеләр.
“Инструменталь иҗат” номинациясендә яшь музыкантлар концертның чын ачышы һәм якты бизәге булды, анда барысы да бары тик Бәләбәй районыннан гына булып чыкты. Болар – “Шатлык” ансамбле (җитәкчесе Гарибян Лилия Карамовна, концертмейстеры Димеева Рәсилә Малик кызы), “Илһам”гармунчылар ансамбле (җитәкчеләре Әхмәтов Тимерхан Әсгать улы, Әхмәтова Гүзәл Риф кызы) һәм инструменталь дуэт: Ралина Шәмсетдинова һәм Рамазан Кадымов (җитәкчеләре Ершова Наталья Ильинична, Димеева Рәсилә Малик кызы). Аларның музыка коралларында артистларча уйнавы коллективларның чын мәгънәсендә ансамбль булып оешканлыгын, кабатланмас милли колоритны күрсәтте.
Гимназиябезнең “Илһам” гармунчылар ансамбле 1нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
“Рух. Дәрт. Моң” фестивале – искитмәле матур бәйрәм. Якты, рәхәт хис- тойгылар алып, дәртләнеп, рухланып, бетмәс-төкәнмәс моңга чумып кайттык.
Бу зур чараны оештыручыларга, чарага баруны оештырган Башкортстан татарлары конгрессының урындагы бүлеге җитәкчесе Рәсүл Гәрәевка ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез!
Зәйфә Салихова әзерләде,
Чыганак: Бәләбәй татар гимназиясенең ВКдагы бите