Мәҙәниәт
9 апрель , 04:21

Күңелле хәбәр. Якташыбызны котлыйбыз!

Кичә, 8 апрель көнне, Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясендә Татарстан Язучылар берлеге һәм «ТАТМЕДИА» акционерлар җәмгыяте «Шәһри Чаллы» филиалы – «Мәйдан» журналы редакциясенең Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премиясен тапшыруга багышланган тантана узган.

Күңелле хәбәр. Якташыбызны котлыйбыз!Күңелле хәбәр. Якташыбызны котлыйбыз!
Күңелле хәбәр. Якташыбызны котлыйбыз!

Премияне башлап оештырган, «Мәйдан» журналында баш мөхәррир булып озак еллар хезмәт куйган, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, күренекле әдип Факил Сафин премия булдырган елларны искә алган. Сүз уңае искә төшереп үтик, Илдар Юзеев – ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1979, 1983), Татарстан Республикасының халык шагыйре (1993), Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. Аның шигърияте, киң кырлы иҗаты автор үзе исән чагында ук югары дәрәҗәдә бәяләнде, бүген дә көнүзәклеген югалтмаган көчле һәм лирик шигырьләрен яратып укыйбыз. Ул тумышы белән Башкортстаннан, 1933 елның 3 гыйнварында Яңавыл районы Ямады авылында туган, 2004 елның 21 декабрендә Казанда вафат була.
Мәртәбәле премиягә лаек булучылар арасында безнең якташыбыз, Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылында туып үскән Мөнир Вафин да бар. “2 нче премия Русия, Башкортостан һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь, журналист Мөнир Мәхмүт улы Вафинга тапшырылды. Ул «Мәйдан» журналының 2025 ел, 12 нче санында басылган «Ябыгыз тәрәзәгезне, Тәрәзәгез булса...» шигырьләр циклы өчен лаек дип табылды”, – дип яза “Мәйдан” журналы.
Якташыбызны Бәләбәй төбәгенең барлык әдәбият сөючеләре исеменнән чын күңелдән котлыйым! Арытаба да үзенә һәм үз иҗат кыйбласына тугры булып калуын телим.
Зәйфә Салихова.

Автор:
Читайте нас