Гимназиянең техник персоналы экологик өмәдә берничә сәгатьтә 28 капчык (күләме 160 л) чүп тутырды, чыгару өчен автотагылмага өч тапкыр төяргә кирәк булды. Сүз уңаеннан, төрү материалын һәм саклану чараларын – гимназия, ә үз шәхси автоприцебын хуҗалык өлеше директор урынбасары биргән.
Гимназия директоры Дилбәр Фәтхетдинова өмә урынын үзе карап чыкканнан соң, шәһәр халкына газета аша мөрәҗәгать итәргә булды.
– Кешеләр, сез нигә бар тирә-якны чүплисез? Сезнең табигатькә һәм шәһәргә битараф карашыгызны балаларыгыз күрә бит. Сезнең ярдәмнән башка аларга экологик культураны педагоглар гына сеңдерә алмаячак. Әниләр һәм әтиләр, әбиләр һәм бабайлар! Балаларыгызны, оныкларыгызны табигатьтә, урамда үз-үзләрен тоту культурасына өйрәтегез! Ял иткән урыннарыңны чүпләүгә караганда кошлар сайравын, чишмәләр чылтыравын тыңлау күпкә күңеллерәк!
Без ел саен гимназия коймасы артындагы чокырны һәм аның тирәсен чүп-чардан тазартабыз һәм җәмгыятьнең культурасызлыгына хәйран калабыз: кешеләр инешкә, күпер астына, куаклар һәм агачлар астына ниләр генә ташламыйлар…
Безнең эчке территория шактый зур, һәм гимназия коллективы аны үрнәк тәртиптә тота. Якындагы йортлардан балалар һәм өлкәннәр мәктәп стадионында футбол уйныйлар. Ләкин этләрен йөртүчеләр дә бар. Бу ярый торган эшмени? – дип борчылуын белдерде Дилбәр Гайсә кызы.
Коллективның игелекле эше мактауга лаек, әмма җитәкче фикеренә колак салырга кирәк!
Любовь Иванова. Фотоларны А. Буйлов тәкъдим итте.