Мәҙәниәт
26 Мая , 08:00

Хәрәкәтләрдә – хис-тойгылар

 Узган җомгада Үзәк мәдәният сараенда «Идел» өлгеле бию коллективының (җитәкчесе Полина Батыргареева)  отчет концерты узды. «Без шулай яратырбыз дип уйламаган идек» дип исемләнгән тамаша  сәгать ярым тамашачыларга ихлас хисләр бүләк итте.

Хәрәкәтләрдә – хис-тойгыларХәрәкәтләрдә – хис-тойгылар
Хәрәкәтләрдә – хис-тойгылар

 Яшь биючеләр тәкъдим иткән һәр хореографик композиция тән хәрәкәтләре аша сөйләнгән аерым бер тарих кебек иде. Бию кую, осталык, һәр бизәге уйланылган матур костюмнар  –  болар барысы да кабатланмас халәт тудырып, тамашачылар йөрәген музыка белән бер дулкында тибәргә мәҗбүр итте.

 Концерт җитди уйланылган һәм балачак, дуслык, сугыш, туган якка мәхәббәт кебек тематик бүлекләргә бүленгән иде. «Идел» коллективы үзенең талантлы, күпкырлы булуын  тагын бер кат раслады.

 Тамашачылар алкышларын кызганмады. Һәр чыгыштан соң яңгыраган көчле кул чабулар коллектив чыгышларының  тамашачылар күңеленә никадәр тирән үтеп керүен күрсәтте. Кичә ахырында рәхмәтле тамашачылар яшь артистларга чәчәк бәйләмнәре бүләк итте.

 Бәләбәйлеләрнең концерттан соң яңгыраган фикерләре дә аның зур уңыш казануын ачык күрсәтте.

  –  Шәһәребездә талантлы кешеләрнең күп булуын күрү бик күңелле! Концерт искиткеч булды, биюче артистлар соклангыч, ә хореограф Полина Николаевна  –  нәфислек үрнәге, –  дип тәэсоратлары белән уртаклашты Марина Филатова.

  –  Кызлар да, малайлар да гаҗәеп бииләр!  Мин бию сәнгатен бик аңлап бетермим, ләкин пластика матурлыгын һәм артистлыкны шунда ук тоясың. Монда икесе дә бар иде. Аларның заманча хәрәкәтләрне  халык биюләре белән берләштерүе аеруча ошады. Бу көтелмәгәнчә яңача һәм кызыклы булды. Залдагы тамашачылар өзлексез кул чапты, мин дә кушылдым. Учларым әле дә яна, – дип билгеләде Михаил Матвеев.

 Регина Иванова

И. Шубенков фотолары. 

 

Хәрәкәтләрдә – хис-тойгылар
Хәрәкәтләрдә – хис-тойгылар
Хәрәкәтләрдә – хис-тойгылар
Хәрәкәтләрдә – хис-тойгылар
Хәрәкәтләрдә – хис-тойгылар
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас