Мәҙәниәт
30 Мая , 07:00

Бәләбәй районында “Китап бәйрәме-2026”

“Китап бәйрәме-2026» IV Халыкара китап ярминкәсе быел Уфада гына түгел, ә Башкортостанның барлык муниципаль районнарында да уза. 28–30 май көннәрендә республика буйлап йөзләгән очрашулар һәм төрле чаралар үтә, шул исәптән Бәләбәй районында да.

Бәләбәй районында “Китап бәйрәме-2026”Бәләбәй районында “Китап бәйрәме-2026”
Бәләбәй районында “Китап бәйрәме-2026”

Бәләбәй шәһәренең Үзәк китапханәсендә “Китап бәйрәме-2026”ны ачу тантанасы узды. 

Бәйрәм кунакларын социаль үсеш идарәсе начальнигы Ләйсән Зарипова һәм Үзәк районара китапханә директоры Ирина Кирьянова сәламләделәр.

Яшь укучылар һәм вокалчылар Әмина Идиятуллина белән Әмина Шәймөхәмәтова бәйрәмгә музыкаль бүләк әзерләгәннәр – “О России” һәм “Крылатые качели” җырларын башкардылар.

Чарада Бәләбәй районы китапханәчеләре катнашты, ә “Автор белән сөйләшү”дигән диалогка шагыйрә Ирина Мальцева, шигырьләр һәм юмористик хикәяләр авторы Любовь Иванова, шулай ук автор-бард, автор җырлары клубы җитәкчесе Шәүкәт Бадамшин чакырылган иде.

Ихлас, иркен аралашу барышында кунаклар тамашачыларның сорауларына җавап бирде, җавапларын шигъри һәм проза әсәрләре белән баетты. Аларның шигырьләре, хикәяләре һәм җырлары – мәхәббәтне данлау, көндәлек тормышка юмор аша карау һәм күңел сагышын таратып, яхшы киләчәк турында хыяллану омтылышы.

Иҗади өчлек – И. Мальцева, Л. Иванова һәм Ш. Бадамшин – Марина Цветаева иҗатын ярату нигезендә барлыкка килгән. Идеяләр каян килүе, шигырьләр һәм хикәяләр ничек туа, җырлар ничек языла? Бу юлы алардан шул хакта сөйләүләрен сорадылар. Чын күңелдән сөйләшү чын остаханә кебек узды: авторлар илһамның тормышны тоя белгән һәм сүзне яраткан һәр кешегә көтмәгәндә килүен расладылар.

Шәүкәт Бадамшин (Елена Шароватых һәм Светлана Земскова белән бергә) В. Пашина, М. Цветаева, Б. Окуджава шигырьләренә, шулай ук үз шигырьләренә язылган җырларны башкарды.

Китап сөючеләр өчен төрле яшьтәге укучылар катнашында оештырылган китап күргәзмәләре һәм төрле чаралар “Китап байрам-2026” афишасын баетты. Китап бәйрәме дәвам итә…

 

Мила Любченко. Фотолар үзәк китапханәдән.

Бәләбәй районында “Китап бәйрәме-2026”
Бәләбәй районында “Китап бәйрәме-2026”
Бәләбәй районында “Китап бәйрәме-2026”
Бәләбәй районында “Китап бәйрәме-2026”
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас