Мәҙәниәт
1 Июня , 10:00

"Илһам" гармунчылар ансамбле – Казанда!

Казан шәһәрендә  Башкортстанның һәм Татарстанның халык җырчысы, яраткан җырчыбыз  Фән Вәлиәхмәтовның юбилее илә, аның бай иҗатына багышланган зур  концерт узды. Анда Бәләбәй татар гимназиясенең  күп чараларда чыгыш ясап, мәдәният өлкәсендә танылу яулаган "Илһам" гармунчылар ансамбле дә чакырылды.

"Илһам" гармунчылар ансамбле – Казанда!"Илһам" гармунчылар ансамбле – Казанда!
"Илһам" гармунчылар ансамбле – Казанда!

Гармунчылар коллективы җитәкчеләре Гүзәл Риф кызы һәм Тимерхан Әсгать улы Әхмәтовлар белән бергә "Сәйдәш" мәдәният үзәгендә чыгыш ясап,  Казан кадәр Казан тамашачыларын таң калдырдылар.

Икенче көнне малайлар, егетләр дип әйтәсе килә үзләрен, Казан буйлап экскурсияләрдә булдылар, истәлекле урыннар белән таныштылар. Лаеклы чыгыш ясап, Бәләбәй шәһәре татар гимназиясенең, туган Башкортстаныбызның  абруен күтәрүче балаларга, аларның уйнау сәләтен үстерү өчен күп көч куючы җитәкчеләренә,  әти-әниләренә  рәхмәт!

Кем белә, киләчәктә, бәлки, аларның кайберләре күренекле  гармунчы- баянчы булып китәр?

Туймазы районының Төмәнәк авылындагы "Бабай утары" этномәдәни үзәге җитәкчесе,  туган халкы өчен күп изге эшләр башкаручы Фәнир Галимов анда бару һәм кайту, "Татарстан" кунакханәсендә урнашу  чыгымнарын күтәрде,  коллективка  спонсорлык ярдәме күрсәтте.

Зәйфә Салихова

Фотолар һәм видео "Илһам" ансамбленнән.

 

"Илһам" гармунчылар ансамбле – Казанда!
"Илһам" гармунчылар ансамбле – Казанда!
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас