Мәҙәниәт
3 Июня , 05:00

Мәңгелекнең яшәү болынында чәчәк булуларың бер вакыт...

Әйе, һәр адәм баласына гомер тик бер генә бирелә.  Кайберәүләр аны әллә аңлап, әллә аңламыйча, кадерен белмичә, җиңел-җилпе уздыра, үзеннән соң  сагынып искә алырлык  берни калдырмый. Ә кайберәүләр исә  тормышны, дөньяны  яратып яшәп,  үзенә алмашка лаеклы балалар үстерү белән бергә, халкына рухи көч – бай әдәби, мәдәни, матди  һ.б. мирас та калдыра, намуслы хезмәте, яшәү рәвеше белән исемен халкы йөрәгенә язып китә..  Андыйлар турында, кеше китә, җыры кала, диләр.

Мәңгелекнең яшәү болынында  чәчәк булуларың бер вакыт...Мәңгелекнең яшәү болынында  чәчәк булуларың бер вакыт...
Мәңгелекнең яшәү болынында чәчәк булуларың бер вакыт...

Изге Коръән сүзеннән башланды

Бәләбәй районының Тузлыукуш авылында узган "Саумысыз, авылдашлар" дип исемләнгән искиткеч чарага  кайткан, килгән, анда катнашкан һәркем нәкь менә яшәү мәгънәсе, гомернең бер генә булуы турында  уйланган-уйлагандыр. Мин авылым, халкым өчен нәрсә эшләдем, нәрсә эшлим?.. Чара барышында искә алынганнарны күз алдына китереп, авыл тарихына җуелмаслык  итеп исемнәрен язып калдырган нинди авылдашларым булган бит минем дип, сагынып та, горурланып та утыргандыр. Әйе,  чыннан да, чорлардан чорларга аккан Өсән буена сыенып утырган бу авыл ил, республика, район өчен нинди генә затлы шәхесләр үстермәгән!  Араларында дәүләт җитәкчеләре дә, язучылар, журналистлар да, саулык сагында торучылар, изге укытучы һөнәренә ия булучылар, хәрби җитәкчеләр, фән, мәдәният хезмәткәрләре дә, авыл хезмәтчәннәре - механизаторлар, сыер савучылар да  һ.б. бар.

Әлеге чара исә Тузлыкушның әдәби һәм мәдәни тормышы күгендә якты йолдыз булып балкыган авылдашларының якты истәлегенә багышланды. Күрешү-очрашу бәйрәме, шул ук вакытта Хәтер кичәсе дип тә атап булган бу чара ир-атларның, Бәләбәй районы имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Галиев, авыл имам- хатыйбы Рамил хәзрәт Сөләйманов белән бергә, зиратка барып, әрвахларны зиярәт итүдән, рухларын шат кылу өчен Коръән сүрәләрен,изге догалар  укудан башланды. Аннары чара, кызганычка күрә, бүгенге көндә ташландык мәктәп бинасында, спортзалда дәвам итте.

Кеше китә, аның җыры кала...

Ягымлы тавышы, моң тулы шушы шигъри юллар белән кичәнең бу өлешен башлап,  алып баручы Лена Юлаева үткәнннәргә “кайтып”, авыл сәхнәсен генә түгел, күрше авыллар, район, хәтта республика башкаласы Уфа сәхнәләрен чыгышлары белән балкыткан моңҗаннар турында бәян итә.  "Хәтерлисездер, мәктәп укытучылары һәр бәйрәм саен спектакльләр, концертлар белән чыгып, чын артистларча халыкны таң калдыралар иде. Ә бер елны укытучыларның зур хоры (җитәкчесе Хәмзә Әмирҗанов) Уфада "Җил җирәнем" җыры белән "Җиңү язы" конкурсында катнашып, пианино алып кайткан иде"... Менә шундый  авыл мәдәниятен матур итеп яшәткән якты хатирәләр дә, Өсән былбыллары да саклана авыл җанында. Укучыларына җырлар өйрәткән Мәрьям апа, Зөһрә апа һәм Әкмәл абый... Үзе җырчы, үзе гармунчы Гөлҗәннәт апа, Наҗия Сөләйманова, Маһира Кәримова, Разия Кәримова, Зиния Синагатуллина, Рүзилә Гафарова, Фәнәвил Усманов... Аларның  кабатланмас моңлы тавышлары,  йөз чалымнары изге хәтер булып,  тузлыкушлыларның күңел түрендә саклана торгандыр әле.

Соңгы концерт

 Чараның төп өлеше, “Соңгы концерт” дип исемләнгәне, тиздән бакыйлыкка күчүенә  бер ел тулачак күренекле  язучы һәм шагыйрь, Бәләбәй районының шәрәфле гражданины, сатир-юмор остасы Камил Фазлыйның, шулай ук авылның мәдәни  тормышында кайнап яшәгән, өзелгән моң булып арадан китеп барган Гөлсинә  Зәйнуллинаның якты истәлегенә багышланды.

Камил Фазлый... Бик кадерле исем һәм шәхес  бу. Бар гомерен, бар хезмәтен, талантын туган җиренә, Тузлыкушына багышлады ул; әхлакый кыйммәтләр сагында торып, тәрбияви,  сатира-юмор һәм лирик каләмнәре белән язды да язды, язганнарын мирас -китаплар итеп безгә, киләчәк буыннарга калдырды бар булмышы белән педагог һәм шагыйрь Камил Фазлый.

Рәхмәт яугыры, оештыручыларга, саклаганнар бит: проекторда Камил Фазлый турында  видеоязманы карау,  аның тавышын ишетү   моңсу кичәгә күңелле ноталар өстәде. Әнә ул, көлеп-елмаеп шигырен укый, гүя үзе безнең белән...

Чарага махсус кайткан, намуслы хезмәтләре белән зур казанышларга ирешкән  газиз уллары Илдус һәм Илдар, оныгы Илназ, шулай ук хәләл җефете Рәсимә ханым  чыгыш ясап, Тузлыкушны, авыл  халкын яратуларын, гаилә башлыгы Камил Фазлыйны зурлап искә алганнары өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Илдус Камил улы  әлеге көндә әтисе эшен дәвам итүен – Тузлыкуш тарихын ныклап өйрәнүен бәян итсә, Илдар Камил Фазлый исемен мәңгеләштерү җәһәтенән “Кызыл таң” гәзитендә  сатира-юмор жанрында иҗат итүчеләрнең  аның исемендәге конкурсы башлануын һәм дәвам  ителәчәген һ.б. бәян итте.

Язучы һәм журналист Зәйфә Салихова язучы турында якты хатирәләре блән уртаклашты.

Бер ел элек арадан китеп барган, ахыргача сәхнә тормышына тугры булып калган, үлеп җыр-моң, бию сәнгатен яраткан Гөлсинә Хәбиб кызын да видеоязмада күреп сокландык, үзе белән очрашкандай булдык. Менә кем  ул зур сәхнәләрне дә яуларлык талант иясе, зур оештыру сәләтенә ия ханым! Ул елмаеп сәхнәгә чыгуга ук, күңелләрне  сихри  бер халәт били иде, дип искә ала аны авылдашлары.

 Күңел мөлдерәмә җыр белән

 

Рухлары шат булсын, югарыда телгә алган җыр осталары башкарган онытылмас халык җырларын, шулай ук Камил Фазлый сүзләренә (көйләрен Зөлфирә Әүбакирова  язган) һ.б. заман җырларын соңгы концертта авылның олы һәм яшьрәк буын талантлары башкарып, күңелләрне илаһи моңга күмделәр, бүгенге тузлыкушлыларның да талант ияләре булуына инандырдылар. Алар: Бәләбәй "Ак калфак" оешмасының (җит. Галия Әхмәтшина) җыр коллективы, Тузлыкушның "Гөлнәзирә" ансамбле,  шулай ук  Зөлфия һәм Гүзәл  Мостафиналар, Рәмзия Синагатуллина, Мөнәвир Синагатуллин, Зөлфия һәм Альберт Усмановлар һәм, әлбәттә, җырчы, композитор, музыкант, әлеге чараның музыкаль өлеше өчен күп көч салган Зөлфирә Әүбакирова. Нинди тирән халык моңы аларда, нинди гади затлылык, күңелгә гаять якын халыкчанлык – җан сусаган ак моң!

***

Шатлыклы да, моңсу да чараның ахырына якынлашуы сизелмәде дә. Зал шыгрым тулы авыл халкы, кунаклар, кичәнең ихлас, искиткеч җылы узуын билгеләп,  оештыручыларга, аларның ярдәмчеләренә чиксез рәхмәтләрен белдерделәр. Беренче чиратта, әлбәттә, программаны үзе төзеп, үзе алып барган – зур иҗади хезмәт куйган Лена Бин кызына һәм аны гаиләсенә;  зур җаваплылык  һәм ярату белән концерт программасын әзерләгән, авылдашлары белән репетицияләр үткәргән, үз эше остасы, Тузлыкушның якты йолдызы Зөлфирә Әүбакировага, шулай ук бәйрәмне оештыруга битараф калмаган һәркемгә.

Чара ахырында Тузлыкуш авыл биләмәсе башлыгы  вазыйфасын башкаручы Диана Синагатуллина СВО зонасындагы якташларыбызга ярдәм күрсәтүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Бәйрәм авыл уңганнары әзерләгән сыйлы чәй табыны артында фикерләшү, күңелле аралашу белән, тышта исә гармун моңына, җырларга күмелеп дәвам итте.

Тузлыкушның кәефе сүлпән дигән фикеремнең хата булуына шатланып кайттым мин. Авыл йөрәгендә шигъри сүз, илаһи моң тибә. Мондый чараларны уздыра алучы гүзәл кешеләре булганда авыл яши, яши әле. Рәхмәт сиңа, халкым!

Зәйфә Салихова.

 

Мәңгелекнең яшәү болынында  чәчәк булуларың бер вакыт...
Мәңгелекнең яшәү болынында  чәчәк булуларың бер вакыт...
Мәңгелекнең яшәү болынында  чәчәк булуларың бер вакыт...
Мәңгелекнең яшәү болынында  чәчәк булуларың бер вакыт...
Мәңгелекнең яшәү болынында  чәчәк булуларың бер вакыт...
Мәңгелекнең яшәү болынында  чәчәк булуларың бер вакыт...
Мәңгелекнең яшәү болынында  чәчәк булуларың бер вакыт...
Мәңгелекнең яшәү болынында  чәчәк булуларың бер вакыт...
Мәңгелекнең яшәү болынында чәчәк булуларың бер вакыт...
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас