Мәҙәниәт
9 Июня , 13:00

"Минем өчен зур казаныш"

Ришат Төхвәтуллинның ниятләре зурдан. 

"Минем өчен зур казаныш""Минем өчен зур казаныш"
"Минем өчен зур казаныш"

Ул быел урыс телендә яңа альбом чыгарачак.

Бу хакта җырчы журналистларга VK Fest фестивалендә хәбәр иткән. Бу хакта  «Интертат» язган.

«Бу минем өчен бөтенләй башка жанр, башка вокал техникасы. Мин тырышам, укыйм, бу минем өчен гадәти түгел һәм моның өчен бик күп эшлим», – ди ул.

Фестивальдә ул халык җырларын һәм хәзерге татар эстрадасы җырларын башкара. Ул төп сәхнәдә чыгыш ясый.

«Чакыру алгач, бераз шок хәлендә идем. Минем иҗатымда бу тарихи вакыйга. Мине кем сайлагандыр, белмим, ләкин рәхмәт әйтергә теләр идем. Мин бик дулкынланам, мондый  вакыйгадан тәннәр чемердәп куя ", - ди ул.

Чыганак: "Кызыл таң"

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас