

Чара анык кешенең батырлыгын искә алу гына түгел, ә Ватан өчен көрәшүчеләргә хөрмәт күрсәтү мөмкинлеге дә булды. Очрашуны алып баручы, китапханәче Айгөл Фәизова билгеләп үткәнчә, һәр гаиләнең үз геройлары бар – җиңү өчен гомерләрен биргәннәр дә, бөтен сугышны үтеп, өйләренә кайтканнар да.
Хәтер сәгате барышында балалар Иван Степановичның тормышы һәм аның гаиләсе, якыннары турында күп нәорсәләр белделәр. турында;
Аксаковлылар данлыклы якташлары истәлеген кадерләп саклыйлар. Моның дәлилләре байтак:
* авыл урамнарның берсе Иван Степанович исемен йөртә;
* Геройның биографиясе китапханә сайтында "Туган якны өйрәнү" рубрикасында "Якташлар " бүлегендә урнаштырылган;
Чара Протвинь Иван Степановичны гына түгел, баш өстендәге тыныч күк йөзе өчен гомерләрен биргән барлык сугышчыларны да бер минут тынлык белән искә алу белән тәмамланды.
Регина Иванова әзерләде