Мәҙәниәт
12 Июня , 08:00

Талантлар һәм хезмәт өчен "Алкышлар"

Бәләбәй районы Үзәк мәдәният сараенда ел саен үткәрелүче  «Алкышлар» бүләкләү тантанасы узды. Бәйрәмдә сарайның бөтен  коллективларының талантларын һәм тырышлыкларын билгеләп үттеләр, бай иҗат мизгеленә йомгак ясадылар.

Талантлар һәм хезмәт өчен "Алкышлар"Талантлар һәм хезмәт өчен "Алкышлар"
Талантлар һәм хезмәт өчен "Алкышлар"

Җылы сүзләр һәм алкышлар яңгырады, ә катнашучыларның күзләрендә казанышлары белән горурлану укылды.

Һәр коллектив бу вакыйгага аеруча зур дулкынлану белән килде, хезмәттәшләре өчен котлаулар гына түгел, ә чын иҗади чыгышлар әзерләде. Сәхнәдә автор җырлары яңгырады, шигырьләр һәм дәртле биюләр башкарылды, алар ихлас рәхмәт һәм дуслык чагылышына әверелде.

Сәнгать дөньясында үз юлын яңа гына башлап җибәргән балаларның Рәхмәт хатлары алуы аеруча күңелле булды. Аларның балкып торган йөзләре, шатлыклы елмаюлары тырышлыкл һәм хезмәтләренең юкка булмавын күрсәтте.

Районның мәдәни тормышына үз өлешен керткән өлкәннәр коллективларының чыгышлары да шундый ук күңелгә ятышлы  булды. Биючеләр, музыкантлар һәм актерлар – барысы да оста һәм үз эшләренә тугрыбулуларын күрсәттеләр.

Бәйрәм кунаклары, "Шанс" бию-спорт клубы катнашучылары, дәртле биюләре белән сөендерделәр.

Светлана Прокофьева әзерләде

Талантлар һәм хезмәт өчен "Алкышлар"
Талантлар һәм хезмәт өчен "Алкышлар"
Талантлар һәм хезмәт өчен "Алкышлар"
Талантлар һәм хезмәт өчен "Алкышлар"
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас