Мәҙәниәт
14 Июня , 14:00

Сәйдә Мөхәммәтҗанова: «Синең «Гөлҗамал»ың кемгә кирәк, диләр»

Әдәби әсәрләрдә макталып телгә алына торган чын татар кызы ул Сәйдә Мөхәммәтҗанова. Казан шәһәр филармониясе куйган «Зәңгәр шәл» спектаклендә Мәйсәрә, «Йосыф – Зөләйха»да Зөләйха рольләре үзенә килешеп тора.

Сәйдә Мөхәммәтҗанова: «Синең «Гөлҗамал»ың кемгә кирәк, диләр»Сәйдә Мөхәммәтҗанова: «Синең «Гөлҗамал»ың кемгә кирәк, диләр»
Сәйдә Мөхәммәтҗанова: «Синең «Гөлҗамал»ың кемгә кирәк, диләр»

Сәйдә – татар җыр дөньясында үз кыйбласын тапкан яшь җырчы. Ул ниндидер гаугаларга, шау-шуларга да кысылмый. Халык җырлары тупланган икенче альбомын чыгарырга әзерләнеп йөргән Татарстанның атказанган артисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова белән татар җыры, сәхнә тормышы хакында сөйләшеп алдык.

– Сәйдә, син бүген сәхнәдә татар халкына яхшы таныш ике образны уйныйсың. Күңелеңә кайсы якынрак: Мәйсәрәме, Зөләйхамы?

– Алар – икесе ике төрле персонаж. Миңа Зөләйха образы күбрәк ошый. Ул –  үз мәхәббәте өчен көрәшә, максатына ирешә торган кыз. Аның үзсүзлелеге дә, шаянлыгы да, көйсезлеге дә бар. Ә Мәйсәрәгә йомшаклык, тыйнаклык, сабырлык кебек сыйфатлар хас. Бүгенге Сәйдә – илле процент Зөләйха, илле процент Мәйсәрәдер.

 

– Тыйнак артистларга сәхнәдә үз урынын тотып тору җиңел түгел. Тамашачы «мөгез чыгаручы» җырчыларга күбрәк игътибар итә. Синең өчен иң авыры нәрсә?

– Әйе, кайбер артистлар үзләрен кара хайплар белән популярлаштыра, аудитория җыя. Андый алымнарны яратмыйм һәм тәрбиям дә андый түгел. Минем үз тамашачым бар. Алар – зәвыклы, татар мәдәниятен яратучы кешеләр. Арада чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә бар. Алар татар халык җырларына, ретро-җырларга сусаган. Һәм аларны кара хайп та, бер көнлек эстрада җыры да кызыксындырмый. Кеше, вакыт узу белән, барыбер үз тамырларына кайта. Халкыбыз җырлары кадерлерәк була башлый. Шуңа күрә мин юлымнан тайпылмаска тиеш. Чөнки миңа кечкенәдән әбием мөнәҗәтләрне, халык җырларыбызны өйрәтеп үстерде, әти-әнием шулар белән тәрбияләде. Һәм бу – минем төп миссиям. Бөтен артистлар да эстрада җырларын гына җырлап йөрсә, халкыбыз җәүһәрләрен дөньяга кем күрсәтер? Әйе, бу юнәлештә күп акча эшли алмыйсың. Ләкин мин акчага гына табынырга теләмим.

– Син төрле җыелма концертларда – «солянкалар»да катнашасың. Анда күбесе – эстрада җырчылары. Көн-төн радио, телевидениедә әйләндерелә торган эстрада җырларын тыңлап утырган тамашачы халык җырларын ничек кабул итә?

– Бу сорауга җавап итеп, бер вакыйганы сөйләр идем. Мәскәүгә концертка чакырдылар. Анда шулай ук «солянка» иде. Бик күп эстрада артистлары катнашты. Алар бер-бер артлы үзләренең популяр җырларын башкара. Ә мин үзем өчен эксперимент ясап карарга булдым. Оештыручылар: «Нинди ике җыр башкарасың?» – дигәч, башта күңелле җырлар җырлармын, тамашачы кәефен күтәрермен дип уйлаган идем. Аннары: «Әйдәгез, бер эксперимент ясап карыйм әле, а каппела «Гөлҗамал» белән башлыйм. Икенчесе – Эльмир Низамов көй язган «Сине сагынып» дигән үз җырым», – дидем. «Солянка» концертларында дәртле, хит җырлардан соң «Гөлҗамал» белән чыгу куркыныч ул, диделәр. Ләкин мин чыктым. Залдагы халык тынып калды. Балалар да еламады. Бу чыгышым белән үземне дә сынап карадым, Мәскәү халкына үз тавышым белән халык җырларын башкаруның матурлыгын да күрсәтергә теләдем. «Плюс»ка җырларга яратмыйм, ихлас булырга тырышам. Җырлап бетергәч, Мәскәү тамашачысының реакциясе ошады. Алкышларга күмделәр, чәчәкләр бүләк иттеләр. Шунда бер кечкенә генә малай чәчәк чыгарды. Миннән микрофонны алды да: «Сәйдә апа, сезнең белән «Суда, суда» дигән җырны бергә җырларга ярыймы?» – ди. Ул җырлый башлады, кушымтасында мин дә кушылдым. Менә шундый кечкенә балалар минем башкарудагы татар халык җырын өйрәнгән икән, димәк дөрес юлдан барам. Сәхнәгә чыгар алдыннан гына концертта катнашучы бер җырчы белән сөйләшеп торган идек. Ул миңа: «Синең «Гөлҗамал»ың кемгә кирәк? Халык ике ноталы җиңел җыр ярата, алар концертка уйланып утырырга түгел, ял итәргә килә», – диде. Мин аңа бу фикер белән килешмәвемне әйттем. Кемдер ике ноталы җырларны тәкъдим итә дип, андыйларга иярергә тиеш түгелмен дип саныйм.

Фотолар: Екатерина Кнопикова

vatantat.ru/news/saida-moxammatanova

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас