Мәҙәниәт
18 Июня , 08:00

Безнең күршеләрдә. Яшә авыл, яшә!

Июнь аеның матур бер көнендә Бишбүләк районының  Кунаккол авылында әлеге авылның 280 еллыгы уңаеннан шаулап-гөрләп “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме узды

Безнең күршеләрдә. Яшә авыл, яшә!Безнең күршеләрдә. Яшә авыл, яшә!
Безнең күршеләрдә. Яшә авыл, яшә!

Бәйрәм бер мизгел булып, үтте дә китте, әле һаман алган тәэсоратлар шаукымында яшибез. Очрашулар һәм кочаклашып күрешүләр, ихлас аралашу һәркем  күңеленә  бетмәс шатлык-куанычлар, якты хис-тойгылар өстәде...

Чарага авыл халкы алдан ныклап әзерләнде. Соңгы елларда ике зур проект гамәлгә ашырылды. Беренчесе Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм яу яланында  һәлак булганнар истәлегенә  обелиск булса, икенчесе  –  авыл бизәге  – күркәм парк. Бу гына да түгел әлде, кунаколлылар җиңүне якынайту максатында МХО зонасындагы якташларга маскировка челтәрләре дә үрә, азык- төлек, көнкүреш әйберләре һ.б. да озата. Боларның барысы да авыл халкының көче белән башкарыла. Читтә яшәүчеләр дә кулларыннан килгәнчә үз өлешен кертергә тырыша. Менә шул була инде ватанпәрвәрлек - туган авылыңны ярату, зур һәм тату бер гаилә булып яшәү..  Бердәмлек һәм татулык, тырышлык  һәм уңганлык  – халкыбызга хас иң күркәм сыйфатлар.

Тагын бер матур күренеш игътибарны җәлеп итә. Ул – яшьли чыгып китеп, илебезнең төрле тарафларында хезмәттә кайнап хаклы ялга чыккач, авылга кайтып төпләнгән авылдашларыбызның активлыгы, барлык эшләрдә дә башлап йөрүләре. Читтән кайткан кешегә үз булып китү, авыл халкы алдында абруй яулау җиңел түгел. Ә алар үз тырышлыклары белән күптән чын авыл кешесенә әйләнгән. Уңган-булган төп авыл халкы белән бергә тупланып, бербөтенгә әйләнеп, бердәм булып күп изге эшләр башкаралар.

Хатын-кызларыбыз бигрәк тә тырыш: фронтка ярдәм итәргә дә, мәчетнең эчен- тышын матур итеп тотарга, паркта һәрчак  тәртип булдырырга да өлгерәләр. Ә бит аларның һәркайсы  үз дөньяларын да гөл итеп тота. Әлбәттә, ир-егетләр дә читтә калмый. Парк территориясе шактый зур, шуңа күрә эше дә күп – агач-чәчкәләр утыртырга, утарга, су сибәргә, казырга, үләнен чабып торырга, агачларны кисәргә кирәк. Боларны башкару өчен дә тырышлык, бердәмлек таләп ителә.

 Зур эшләрнең барысын да оештыручы, башлап йөрүче  старостаның булуы  –  авыл өчен зур отыш. Авыл старостасы Рәзимә Вәкил кызы авылдашларның ышанычын лаеклы аклый. Грамоталы, тырыш, булдыклы, зәвыклы, иҗади, үҗәт ул. Бер проектны тормышка ашыруга,  яңа идеяләре туып кына тора.

 Клуб җитәкчесе Римма Вәкил кызы да 42 ел мәдәният тормышын үстерү өчен җанын-тәнен биреп хезмәт куя. Авыл  старостасы белән клуб мөдиренең бер-берсен аңлап, халыкны зур эшләргә әйдәп, өндәп, үзләре артыннан ияртеп, алга барулары мактауга лаек. Шулай дәвам итә күрсен.

 Туган авылыбызның юкка чыгуына ирек бирмичә, матур итеп яшәткән, күркәм эшләр башкарган авылдашларга зур рәхмәт! Бәйрәмне оештыручыларга, паркны матурлаучыларга, сый-нигъмәтләр әзерләүчеләргә, кунакларны сыйлаучыларга, җырлап-биеп халык күңелен күтәрүчеләргә, артистлар чакырып, матур концерт бүләк итүчеләргә, матди һәм рухи ярдәм күрсәткән авыл халкына, авылны яраткан, онытмаган, бәйрәм үткәрүгә акчалата үз өлешләрен керткән туган авылдан читтә яшәүчеләргә чиксез рәхмәт! Барсына да исәнлек –тазалык, тыныч тормыш насыйп булсын. 280 еллык тарихы булган авылыбыз  яши, мәңге яшәсен!

Әнисә Гаделшина, "Бәләбәй хәбәрләре" гәзитенең элеккее хезмәткәре,  Кунаккол авылы кызы.

Безнең күршеләрдә. Яшә авыл, яшә!
Безнең күршеләрдә. Яшә авыл, яшә!
Безнең күршеләрдә. Яшә авыл, яшә!
Безнең күршеләрдә. Яшә авыл, яшә!
Безнең күршеләрдә. Яшә авыл, яшә!
Безнең күршеләрдә. Яшә авыл, яшә!
Безнең күршеләрдә. Яшә авыл, яшә!
Безнең күршеләрдә. Яшә авыл, яшә!
Безнең күршеләрдә. Яшә авыл, яшә!
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас