Мәҙәниәт
25 Июня , 08:00

Русиянең иң яхшы парлары арасында

Бәләбәйнең "Чемпион" спорт мәктәбенең "Шанс" бию-спорт клубы спортчылары Ролан Авзалов һәм Милана Усманова кабат югары осталык күрсәттеләр.

Русиянең иң яхшы парлары арасындаРусиянең иң яхшы парлары арасында
Русиянең иң яхшы парлары арасында

Талантлы биючеләр "Кагыйдәсез биюләр" дә "С" классында өченче  урын яуладылар һәм бию спорты буенча "Җәй ритмнары-2026" Халыкара ярышларында Латин Америкасы программасы буенча Русиянең иң яхшы 36 пары исемлегенә керделәр, ярышлар 12-19 июньдә Мәскәү шәһәренең "Тимирязев үзәгендә" узды.

Колачлы һәм дәрәҗәле турнирда дөньяның 21 иленнән һәм Русиянең 76 төбәгеннән 8300 пар көч сынашты!

"Бу чын бию һәм югары осталык бәйрәме булды", – дип уртаклаштылар Бәләбәй катнашучылары.

Яшь башкаручылар югарырак дәрәҗәдәге күп кенә дуэтларны узып киттеләр, бу талант, үҗәтлек һәм хезмәт сөючәнлекнең ачык дәлиле булып тора. Мондый сыйфатлар теләсә нинди кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә, әлбәттә,  остазлары да мөһим роль уйный. Геннадий, Екатерина һәм Михаил Захаровлар укучыларга  бай тәҗрибәләрен һәм белемнәрен тапшыралар, аларга үсәргә, үсешергә һәм яңа үрләр яуларга ярдәм итәләр.

Светлана Прокофьева әзерләде

Фотолар "Шанс" клубы ахивыннан.

 

Русиянең иң яхшы парлары арасында
Русиянең иң яхшы парлары арасында
Русиянең иң яхшы парлары арасында
Русиянең иң яхшы парлары арасында
Русиянең иң яхшы парлары арасында
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас