Мәҙәниәт
26 Июня , 10:00

Татар җыры, татар моңы яши!

«Акчарлак» татар җыры ансамбле (җитәкчесе  Рәзидә Ибатуллина) тамашачыларга күңелле көйләр,  дәртле ритмнар белән тулы онытылмас кичә бүләк итеп, үзенең иҗат сезонын  тәмамлады.

Татар җыры, татар моңы яши!Татар җыры, татар моңы яши!
Татар җыры, татар моңы яши!

Концерт татар музыка мәдәниятенең гаять байлыгын һәм күпкырлы булуын күрсәтте.

Бу юлы  сәхнәдән һәркемнең күңел түренә үтеп керә торган, яраткан халык җырлары да, татар җыр сәнгатенең яңа якларын ачучы автор композицияләре дә яңгырады. "Акчарлак"  – ул коллектив кына түгел, ул милли традицияләрне саклаучы, һәр чарадан соң  тамашачылар күңелендә  җылылык һәм яктылык калдыручы бер гаилә.

Тамашачылар, таныш көйләргә кушылып,  артистларның осталыгына сокланып, һәр чыгышны бик  җылы кабул иттеләр.

Татар җыры яши, аның  кабатланмас матурлыгы, тирән моңы саекмый. Бу кенцерт янә шуны  раслады.

Зәйфә Салихова.

 


Татар җыры, татар моңы яши!
Татар җыры, татар моңы яши!
Татар җыры, татар моңы яши!
Татар җыры, татар моңы яши!
Татар җыры, татар моңы яши!
Татар җыры, татар моңы яши!
Татар җыры, татар моңы яши!
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас