Мәҙәниәт
1 Июля , 06:00

"Иң талантлылар чыгыш ясады"

Бәләбәй районыннан ике иҗат коллективы 24 июньнән 26 июньгә кадәр Уфада узган III Бөтенрусия балалар фольклориадасында катнашты. Алар – өлгеле фольклор ансамбльләре: Бәләбәй шәһәренең 1нче мәктәбеннән Ольга Миронова җитәкчелегендәге «Здравица» һәм Приют бистәсенең 2нче мәктәбеннән Светлана Мордвинова җитәкчелегендәге «Былинушка».

"Иң талантлылар чыгыш ясады""Иң талантлылар чыгыш ясады"
"Иң талантлылар чыгыш ясады"

Русия халыклары бердәмлеге елына багышланган чараны оештыручылапр –  РФ Мәдәният министрлыгы, В.Поленов исемендәге Дәүләт Русия Халык иҗаты йорты, БР Хөкүмәте, БР Мәдәният министрлыгы һәм Республика халык иҗаты үзәге .

Фольклориада-2026 Русиянең 78 төбәгеннән ун яшьтән 18 яшькә кадәрге меңнән артык катнашучыны җыйды. Алар арасында – ансамбльләр әгъзалары, ялгыз башкаручылар, шулай ук аларның педагоглары һәм ата-аналары. Яшь фольклор сөючеләр җырлар җырладылар, туган телләрендә шигырьләр укыдылар, милли биюләр башкардылар. Алар Уфаның дүрт паркының  – Якутов, "Дулкын», «Беренче май» һәм "Дим" –  җәйге сәхнәләрдә чыгыш ясадылар. Катнашучыларны һәм тамашачыларны шулай ук Zainetdin этно-проекты һәм атаклы Ay Yola төркеме үзләренең иҗаты белән сөендерде.

Бәләбәй районыннан катнашучылар иҗатларын «Дулкын»паркындагы мәйданчыкларның берсендә тәкъдим иттеләр. Балалар шулай ук осталык классларында һәм күргәзмәләрдә булдылар, халык иҗатының күптөрлелеген  белделәр.

Халык традицияләрен саклаган, мәдәни мирасны популярлаштырган өчен ансамбльләр Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Светлана Прокофьева

Фотолар ансамбльләр архивыннан.

 

"Иң талантлылар чыгыш ясады"
"Иң талантлылар чыгыш ясады"
"Иң талантлылар чыгыш ясады"
"Иң талантлылар чыгыш ясады"
"Иң талантлылар чыгыш ясады"
"Иң талантлылар чыгыш ясады"
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас