Мәҙәниәт
2 Июля , 10:00

Мәскәү Сабантуенда башкорт эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак

Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе артистлары мәскәүлеләр һәм башкала кунаклары – Мәскәү Сабантуенда катнашучылар өчен яңа программа әзерлиләр. Бәйрәм 4 июльдә «Коломенское»музей-тыюлыгында узачак.

Программаның режиссеры, Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Сулпан Әскәрова сөйләгәнчә, республика артистлары ел саен бу искиткеч милли бәйрәмдә катнаша. Аларның күбесе 10 ел дәвамында Мәскәү Сабантуенда даими катнаша.

«Башкортстанның халык артистлары Лилия Ишемьярова, Римма Амангильдина (вокал), Артур Гайсаров һәм Азат Бикчурин (курай), Башкортстанның атказанган артистлары Эльмира Юлдашева (нәфис сүз), Салават Мөхәммәдьяров 14 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр тамашачыларны үзләренең сәнгате белән сөендерәчәк.Искәндәр Газизов (вокал), Морат Җанизаков (курай), халыкара конкурслар лауреаты Рәфис Сирусин (вокал), Зилия Сафиуллина (нәфис сүз), "Йомак" төркеме, "Бишбармак" оркестры. Башкортстан һәм Татарстан сәхнәләре йолдызлары белән берлектә без Сабантуйны рәсми ачу өчен махсус программа әзерлибез, анда Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе бию театры артистлары катнашачак. Программаның төп идеясе –халыкларның бердәмлеге,  ныклы дустанә мөнәсәбәтләр, гаиләдә гармония. Боларның барысын да бию, җыр, сәнгать аша күрсәтергә тырышачакбыз", - диде Чулпан Раил кызы.

Концерт программаларында шулай ук Мәскәүнең үзешчән коллективлары һәм артистлары катнашачак.

Кич белән Сабантуйның төп сәхнәсендә Башкортстанның атказанган артисты Тимур Рамазанов, «Йомак» төркеме һәм аның солистлары Зөлхизә Илбәкова, Радмир Исмәгыйлев, шулай ук «Бишбармак»оркестры чыгыш ясаячак. Традиция буенча 21 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр «Башкорт этноавылы» сәхнәсендә концерт-дискотека узачак.

Сабантуйны Мәскәү, Башкортостан, Татарстан хөкүмәтләре һәм Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе оештыра.

Фото: Ләйсән Миңнеханова / Башгосфилармония матбугат хезмәте

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас