Мәҙәниәт
5 Июля , 09:00

Башкортстан сәяхәтчесе Кытай тауларында курайда уйнады

Башкортстан сәяхәтчесенең курай көе Кытай таулары өстендә яңгырады.

Башкортстан сәяхәтчесе Кытай тауларында курайда уйнадыБашкортстан сәяхәтчесе Кытай тауларында курайда уйнады
Башкортстан сәяхәтчесе Кытай тауларында курайда уйнады

Уфадан стоматолог Нурсолтан Зарипов Кытайга сәфәре вакытында милли уен коралында уйнады һәм төрле илләрдән килгән туристларны үзенчәлекле  яңгырашы белән кызыксындырды.

Нурсолтан үзе сөйләгәнчә, чит илгә сәфәрләре вакытында ул һәрвакыт үзе белән курай алырга тырыша.

"Минем өчен бу музыка коралы гына түгел, ә халкым мәдәниятенең бер өлеше. Туган көйләрне өйдән еракта уйнау – искиткеч тойгы", - дип уртаклашты уфалы.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә,  бүген, 4 июльдә Мәскәү сабантуенда башкорт эстрадасы йолдызлары чыгыш ясый.

Фото: стоп-кадр видео | социаль челтәрләр

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас