

Аның һәр эшеннән яктылык, шатлык бөркелә, ә буяулар төсе авторның якты хисләрен чагылдыра.
Рәссам сүзләренчә, "Мин сиңа карыйм..." күргәзмәсе хҗәнлекләрнең гаҗәеп эчке дөньясына багышлана һәм кызыклы тойгы тудыра — гүя тамашачы белән хайван бер-берсен күзәтә.
Картинадагы һәр персонажның үз җаны, үз кәефе, үз энергетикасы – уйчан, арыган, ләкин яхшы күңелле аюдан алып кояш нурларына коенучы оятсыз бәхетле җирән мәчегә кадәр! Картина өстендә эшләгәндә мин пумала астындагы персонажның әкрен генә җанланып китүеннән ләззәт алдым, бу яңа җан иясе белән күз карашым белән очрашам! Менә шул якты хис белән уртаклашасым килә, – диде Лилия Заһит кызы күргәзмәсе ачылышында.
Ә кем кемгә карый, кем кемне күзәтә, һәр тамашачы, карашлар белән очрашып, үзе ачыклый...
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән үзенчәлекле 23 эш соңгы ике елда язылган, берничәсе - 2022-2024 елларда.
Лилия Мәҗитова рәсем сәнгате белән 25 елдан артык шөгыльләнә. Ул 300 дән артык картина язган.
Моннан тыш, ул 15 ел дәвамында мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләре, предприятиеләр, шәхси студияләр диварларына рәсем төшерә ... Аның пумаласы Бәләбәйдә, Дәүләкәндә, Уфада 130дан артык бинаны матурлаган.
Мила Любченко. Фотолар Л. Мәҗитовадан.