Мәҙәниәт
10 Июля , 12:00

"Акчарлак"та – сабантуй!

Бәләбәй районының шәһәр яны лагерьларында тормыш кайный. Әйтик, шушы көннәрдә «Акчарлак» балаларны савыктыру лагеренда сабан туе үткәрделәр..

"Акчарлак"та – сабантуй!"Акчарлак"та – сабантуй!
"Акчарлак"та – сабантуй!

Язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң оештырыла торган сабантуйны биредә чын мәгънәсендә халыкчан итеп уздыруга ирештеләр.

Барсы да шәп булды: яшь көчлеләр басымы астында турниклар бөгелде, малайлар кулындагы киеренкелектән аркан өзелә язды. Малайлар үз тәҗрибәләрендә чын ир-ат көченең нәрсә икәнен белделәәр, ә кызлар җитезлек һәм төгәллек күрсәттеләр. Бу көнне тамашачылар булмады – һәркем катнашып,  үзен сынаа карады.

Программа  бай эчтәлекле иде: балалар көянтә белән су "ташыдылар", куллары ярдәменнән башка  судан алма тоттылар, кәрзиннәргә туп ыргыттылар һ.б. Күнеккән боулинг та үзенчәлекле мәгънәгә ия булды – анда шулай ук исәп һәм түземлек бик мөһим. Бәйрәмнең төп вакыйгасы һәрвакыттагыча  аркан тарту булды: монда мускуллар гына түгел, бер-береңә ярдәм итү, бергә эш итә белү дә җиңүне хәл итә.

"Акчарлак" тагы сабантуй күңелле уеннар, конкурслар гына түгел, ә үзара ярдәмләшү һәм халык йолаларына ихтирам  күрсәтү дәресе дә булды.

Алсу Фәизова.

Фотолар: "Яңа буын" балалар-яшүсмерләр спорт үзәге

 

"Акчарлак"та – сабантуй!
"Акчарлак"та – сабантуй!
"Акчарлак"та – сабантуй!
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас