

Очрашуга укучылар, аның талантын сөючеләр һәм якташлары җыелды. Алар арасында язучы һәм шагыйрь Рудольф Павлов, Бишбүләк районының Кече Менәвез авылының этнография музее директоры Марина Алексеева, «Урал сасси» чуваш республика газетасының баш мөхәррир урынбасары Надежда Родионова, шәһәр һәм район китапханәләре хезмәткәрләре бар иде.
Алып баручылар - хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Фәридә Ханнанова һәм милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлегенең әйдәп баручы белгече Фәйрүзә Ардаширова – дусларча сөйләшү - әңгәмә оештырдылар.
Язучы иҗаты турында фикерләре белән уртаклашты, әсәрләр иҗат итү һәм аларның төп геройлары турында сөйләде. Китапларның эчтәлеге реаль вакыйгаларга нигезләнгән. Бу аларны һәр укучыга якын һәм аңлаешлы итә. Әгәр дә кеше аның бер китабын укыса, ул һичшиксез башкасын табарга теләячәк. "Бүгенге көндә алар күпме?", – дип сорадык без автордан. "Аларның төгәл санын әйтүе кыен. Аерым китаплардан тыш, әсәрләр төрле җыентыкларда, журнал-газеталарда басылды, чуваш, башкорт һәм эстон телләренә тәрҗемә ителде һәм басылып чыкты», – диде ул.
Светлана Прокофьева
Автор фотолары.