Мәҙәниәт
14 Июля , 12:00

Иң яхшы осталар арасында

“Яңа буын” балалар-яшүсмерләр үзәгендә тәрбияләнүче Карина Бикмөхәммәтова “Традицияләр варислары-2026”Бөтенрусия балалар халык мәдәнияте фестивале җиңүчеләре исемлегенә керде.

Иң яхшы осталар арасындаИң яхшы осталар арасында
Иң яхшы осталар арасында

Фестиваль 2 июльдән 5 июльгә кадәр Вологда өлкәсендә, Русия Герое Юрий Воробьев исемендәге ”Корабелы Прионежья” белем бирү үзәге базасында узды.

Конкурсның сайлап алу өлеше җиңел булмган.. Сайлап алу этабында Русиянең 82 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан 140 мең укучы катнашкан. Финалга илнең 25 субъектыннан 200 вәкил генә үткән.

Фестивальдә Карина саламнан аппликация техникасы белән эшләгән “Ләлә-Тюльпан мәчете” һәм “биюче пар” эшләрен тәкъдим итте. Картиналар “Декоратив гамәли иҗат" номинациясендә җиңү яулады.

Моннан тыш, укучы кыз чараны оештыручыларның осталык калссларында актив катнашкан,  җиңүчеләрнең күргәзмәләрендә булган.

 – Барыннан да бигрәк атмосфера истә калды: кешеләр якын килеп, эшләрне озак карадылар, картиналар һәм туган як тарихы турында сораштылар. Шулай ук башка шәһәрләрдән дә үз эшләре белән катнашучылар истә калды. Алар мине үз эшемне дәвам итәргә һәм бирешмәскә рухландырды. Нәтиҗә өчен остазым Лариса  Викторовна Гуровага аеруча рәхмәтлемен. Аннан башка мин бу фестивальдә була алмас идем,  – дип белдерде Карина.

Алсу Фәизова.

Фотолар К. Бикмөхәммәтова архивыннан.

Иң яхшы осталар арасында
Иң яхшы осталар арасында
Иң яхшы осталар арасында
Иң яхшы осталар арасында
Иң яхшы осталар арасында
Иң яхшы осталар арасында
Иң яхшы осталар арасында
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас