

2024 елда, шәһәр предприятиеләре экспозицияләрен янә карап чыгу вакытында, карашым безнең туган завод стендына тукталды. Вакыт узды, предприятие үзгәрде, яңа технологияләр кертте, прогрессив крепежны үзләштерде, ә экспозиция үткәндә калган. Нәкъ менә шул вакытта стендны яңартырга, заводның заманча кыяфәтен, бүгенге казанышларын һәм киләчәккә планнарын күрсәтергә кирәк дигән фикер килде.
Шул ук кичне мин «Музейлар төне» нә ул вакытта генераль директор вазифаларын башкаручы Дмитрий Юрьевич Касаткинны чакырдым. Без стендны карап чыктык, сөйләштек һәм бер фикергә килдек: завод лаеклы, заманча һәм кызыклы итеп тәкъдим ителергә тиеш – ветераннар өчен генә түгел, киләчәк буыннар өчен дә.
Проектны тормышка ашыруга персонал буенча директор урынбасары Руслан Марат улы Алматаев һәм персоналга социаль ярдәм бюросы алынды. Музей директоры Ольга Николаевна Ивлева белән үзгәрешләрнең мөмкинлекләре һәм масштаблары турында фикер алышканнан соң, бюро белгечләре экспозиция предметларын китерделәр, фотографияләрне һәм предприятие турында мәгълүматны яңарттылар.
Музей әйберләренең төп сакчысы Майя Викторовна Андреева стендны үзгәртүгә бөтен күңелен бирде. Ул зур тикшеренү эшләре башкарды: беренче директор Марс Гыйзитдин улы Әмиров турында уникаль материаллар туплады, архив мәгълүматларын системага салды һәм яңа экспозиция ясады.
Нәтиҗә көтелгәннән дә яхшы булды: хәзер экспозиция заманчарак, динамикалы һәм эчтәлеге күпкә бай. Ул тарихны һәм хәзергене гармонияле берләштерә, үткәннәр турында хәтерне саклый һәм киләчәккә илһамландыра.
Иң яңа продукция үрнәкләре – прогрессив крепеж, ул бүген илнең төп җыю конвейерларында: КАМАЗ һәм Автовазда кирәк.
Музейга килүче яшьләргә дә аерым игътибар бирелде. Яңартылган стендта составына "БелЗАН" җәмгыяте җитештергән крепеж кергән автомобильләрнең бәләкәй модельләре һәм макетлары пәйда булды. Хәзер укучылар гайка һәм болтларны күреп кенә калмыйча, аларның машина төзелешендә нинди мөһим роль уйнавын да аңлый алалар – бу булачак белгечләрне үстерергә ярдәм итә.
Заманча производство кадрларын күреп, һәр килүче предприятиенең юлын күзәтә ала: баштан алып безнең көннәрдәге югары технологияле производствога кадәр. Бу эш – һәркем өчен стендны яңарту гына түгел, ә үткәнгә хөрмәт күрсәтү һәм киләчәккә ышанычлы адым.
Яңа экспозиция булдыруга катнашы булган һәм безнең тарихны яңача сөйләү мөмкинлеге биргән һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
А. Муллабаев,
"БелЗАН" җәмгыятенең төп производст во буенча директоры