Мәҙәниәт
27 Июля , 10:00

Сабантуй! "Илһам" гармунчылары. Илназ һәм әтәч...

Көн каты эссе булуга карамастан, шимбә көнне Туймазы районының "Бабай утары" этномәдәни  үзәге мәйданында  шаулап-гөрләп сабантуй узды. Милли бәйрәм Русия халыкларының бердәмлеге елына һәм Башкортстанның һәм Татарстанның халык җырчысы Фән Вәлиәхмәтов истәлегенә оештырылды.

Сабантуй! "Илһам"  гармунчылары. Илназ һәм әтәч...Сабантуй! "Илһам"  гармунчылары. Илназ һәм әтәч...
Сабантуй! "Илһам" гармунчылары. Илназ һәм әтәч...

 Төрле тарафлардан төрле милләт кешеләре катнашкан; чараларга, җыр-биюгә, уеннарга һ.б. гаять бай бәйрәмдә  бер төркем бәләбәйлеләр дә катнашты. Татар гимназиясенең "Илһам" гармунчылар  ансамбле егетләре (җитәкчеләре Гүзәл белән Тимерхан Әхмәтовлар)  халык арасында да уйнап, сәхнәдә дә чыгыш ясап, Бәләбәй данын яклап, популярлыкларын тагын да көчәйтеп, сабантуйчыларны таң калдырып кайттылар.Яшь гармунчылар көннән-көн остаралар, милли көйләрнең нинди матур, халкыбызның нинди моңлы һәм дәртле булуын йөрәкләренә сеңдерәләр. Ярый әле гимназиянең сәнгать бүлеге бар (рәхмәт, сәнгать бүлеген ачкан элекке директор Нурмөхәммәт Хөсәеновка, урыны җәннәттә, рухы шат булсын), ярый әле анда үз эшләрен, балаларны һәм милли мәдәниятне үлеп яраткан Әхмәтовлар бар. Ә бит бүгенге көндә күпме мәктәпләрдә балаларның сәләтләре ачылмыйча да кала...

Сабантуйның  әле башка  беркайда да булмаган тагын бер  бизәген әйтеп үтим әле. Ансамбльнең бер егете – Илназ Хәйруллин гармунында уйный.-уйный авышма баганага менеп, күпләрне шаккаттырган. Аңа шәп сабантуй бүләге – тере әтәч тапшырганнар!

Яшәсен халыклар күңелләрен мәйданнарга ачып  салган сабантуйлар! Уйнасын гшармуннар!

Зәйфә Салихова.

Сабантуй! "Илһам"  гармунчылары. Илназ һәм әтәч...
Сабантуй! "Илһам"  гармунчылары. Илназ һәм әтәч...
Сабантуй! "Илһам"  гармунчылары. Илназ һәм әтәч...
Сабантуй! "Илһам" гармунчылары. Илназ һәм әтәч...
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас