

Яраткан шагыйребез арабыздан киткәнгә быел алты ел тулды. Әгәр исән булса, 1 август көнне аңа 78 яшь тулыр иде. Хәтер чарасына туганнары, якын дуслары һәм якташлары җыелган.
Роберт Мөгаллим улы — 120дән артык китап авторы, шуларның 86-сы — шигырь җыентыгы. Аның сүзләренә язылган 300дән артык җыр иҗат ителгән. Шагыйрьнең иҗатын өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да бердәй яратып укый.
Илеш районы туган якны өйрәнү музеенда Роберт Миңнуллинга багышланган экспозиция урнашкан, Яркәй авылының үзәк урамнарының берсе аның исемен йөртә. Туган авылы Шәммәттә исә бүгенге көндә интерактив музей һәм заманча китапханә уңышлы эшли.
Талантлы якташларын, Халык шагыйрен, Роберт агайны Илеш халкы онытмый, ихтирам белән искә ала.
Бәләбәй әдәбият сөючеләре дә аны иҗатын яраталар. Ул Бәләбәйдә берничә тапкыр булды. Бәләбәй муниципаль районы һәм Язучылар берлеге оештырган Фатих Кәрим исемендәге әдәби премия лауреаты.
Аның шигырьләре, җырлары халык күңелендә яши һәм яшәячәк.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Шагыйрьнең бер шигыре
Туган телебезне бетерәләр…
Туган телебезне бетерәләр...
Төштекмени шушы көннәргә?!
Туган телебезне үтерәләр...
Комачаулый телем кемгә?
Курыккандай атом бомбасыннан,
Курыккандай кара үлемнән,
Кемнәр анда, кемнәр шыр җибәрә?
Кемнәр курка татар теленнән?
Минем телем кемгә зыян салды?
Минем телем кемгә ук атты?
Ул болай да сезнең ярдәм белән
Бөтен хокукларын югалтты...
Әй хакимнәр, әй сез, хөкемдарлар,
Кызармаса әгәр битегез,
Оятыгыз бетсә, телебезне
Тикшерегез, хөкем итегез!
Ошамаса әгәр татар теле,
Кирәкмәсә әгәр телебез,
Ишетмәскә әгәр теләсәгез,
Телебезгә йозак элегез!
Мәктәпләрдән куып чыгарыгыз,
Башка телгә «мешать» итмәсен!
Сак булыгыз, безнең татар теле
Дәүләт теле булып китмәсен...
Яңгырамасын дип, татар телен
Зинданнарга ябып куегыз!
Туган телебезне приказ белән,
Указ, закон белән тыегыз!
Ә аннары инде: «Татар теле
Үлде!» – диеп игълан бирерсез...
Сез, әлбәттә, телебезнең
Җеназасына да килерсез!
«Татар теле – матур тел иде», – дип,
Матур-матур сүзләр әйтерсез!
Ләкин онытмагыз: безнең тарих,
Безнең халык түгел хәтерсез...
Онытмагыз ләкин некрологка
Исемнәрегезне куярга!..
Тик бетереп кенә, үтереп кенә
Татар телен мөмкин тыярга!
Артыграк та, бәлки, әйткәнмендер.
Китмәячәк, беләм исегез!
Телем беткәч, нигә миңа бу тел?! –
Телемне дә, әйдә, кисегез!