

БР премьер-министры Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, Башкортстан 2021 елда мондый программаны башлап җибәргән илдә беренче төбәк булды.
"Узган елдан ул федераль бюджет хисабына финанслана. 2025 елда мәдәният учреждениеләренең 44 белгече 1 млн сум күләмендә акча алган. Быел квота 59 кешегә кадәр арттырылды", - диде Андрей Назаров.
Ахыргы нәтиҗәләрне без 10 августта ясаячакбыз, ә барлык түләүләрне җиңүчеләр 28 августка кадәр алачак", - диде Фәнүр Шәйхисламов.
«Земство мәдәният хезмәткәре» проектында авыл җирлегенә күчүче белгечләр катнаша ала. Мәҗбүри шарт — мәдәният өлкәсендә югары яки урта һөнәри белем, музей хезмәткәрләре өчен педагогик белем булу.
Андрей Назаров Мәдәният министрлыгына бүлеп бирелгән квотаның тулысынча үзләштерелүен тәэмин итәргә һәм программаның һәр катнашучысына адреслы ярдәм күрсәтергә кушты.
ФОТО: ВАЛЕРИЙ ШАХОВ | «БАШИНФОРМ»