

AY YOLA төркеме төньяк полюста «Урал-батыр» башкорт эпосын тәкъдим итте. Коллектив 22 илдән делегация составында «Җиңүгә 50 ел» атомоходы бортындагы барлык меридианнарның географик кушылу ноктасына юнәлде.
Чыгыш дрейфлаучы берничә метр калынлыктагы бозда узды. Башкорт группасының хитлары башкарылганда арктик экспедициядә катнашучылар интернациональ әйлән-бәйлән уйнадылар. Чара Русия халыклары бердәмлеге елына багышланды, дип хәбәр итә AY YOLA.
«Әле күптән түгел генә гасырлар буена авыздан-авызга күчеп килгән "Урал батыр" эпосының бервакыт Төньяк полюста яңгыраячагын күз алдына китерүе кыен иде. Әмма мондый мизгелләр мәдәниятнең – чикләре , ә музыканың ераклыклары булмавын искә төшерә", - дип билгеләделәр музыкантлар.
Ay YOLA сәяхәтенең чираттагы этабы-Франц-Иосиф җире.
Башинформ
ФОТО: СКРИНШОТ ВИДЕО | AY YOLA