Мәҙәниәт
15 Августа , 09:00

Башкортстанда Аксаковлар гаиләсе музее техник яктан яңадан җиһазландырылды

Бәләбәй районының Надеждино авылындагы Аксаковлар гаиләсе музеенда күргәзмә киңлеге яңартылды һәм заманча җиһазлар барлыкка килде, бу учреждениенең мөмкинлекләрен киңәйтә.

Башкортстанда Аксаковлар гаиләсе музее техник яктан яңадан җиһазландырылдыБашкортстанда Аксаковлар гаиләсе музее техник яктан яңадан җиһазландырылды
Башкортстанда Аксаковлар гаиләсе музее техник яктан яңадан җиһазландырылды

Башкортстан Республикасы Милли музееның филиалы булган әлеге музей 2026 елда «Гаилә» милли проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы»федераль проекты кысаларында яңартылды.

Төбәк Мәдәният министрлыгында сөйләүләренчә, төп яңалык булып интерактив киоск тора, анда төп экспозициядә күрсәтелмәгән цифрлаштырылган материаллар: шәхси документлар, уникаль гаилә фотографияләре һәм Аксаковлар нәселенең тарихын җентекләп өйрәнергә мөмкинлек бирүче  рәсемнәр тупланган.

«Ал чәчкә»әкияте мотивлары буенча виртуаль үрнәк бигрәк тә кызыклы. Килүче ун сәнгать образының берсен –  сәүдәгәр кызыннан алып албастыга кадәр — үз фотографиясенә үлчәп  карый һәм килеп чыккан сурәтне шунда ук бастыра ала.

Яңадан җиһазландыру кысаларында музейның матди-техник базасы да ныгытылган: телевизор, ноутбук, акустик һәм радиосистема, залларда климат режимын контрольдә тоту өчен гигрометрлар, шулай ук экспонатларны фиксацияләү һәм үткәрелүче  чаралар өчен фотокамера сатып алынган. Музей витриналары яңаларына алыштырылган, бу экспонатларга зур тәэсирлелек биргән. Барлык җиһазлар да файдалануга тапшырылган инде.

ФОТО: МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ | БР МӘДӘНИЯТ МИНИСТРЛЫГЫ

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас