Мәҙәниәт
10 Сентября , 13:00

Алсу «Урман бабай» кыска метражлы нәфис фильмын төшерүдә катнаша

Русия Федерациясенең атказанган артисты, танылган җырчы Алсу этнохоррор жанрындагы «Урман бабай» кыска метражлы нәфис фильмын төшерүдә катнаша

Алсу «Урман бабай» кыска метражлы нәфис фильмын төшерүдә катнашаАлсу «Урман бабай» кыска метражлы нәфис фильмын төшерүдә катнаша
Алсу «Урман бабай» кыска метражлы нәфис фильмын төшерүдә катнаша

Фильм татар фольклорына һәм татар әкиятләре герое Шүрәле турындагы риваятькә нигезләнгән. Җырчы үзенең социаль челтәрләрендә татар җырларын башкаруы күренгән кадрлар белән уртаклашты.

Билгеле булганча, Алсу бу фильм өчен татар композиторы Эльмир Низамов белән махсус яңа җыр яздырган. Шулай ук фильмны төшерүдә «Квартет И» йолдызы Камил Камин да катнаша. Фильм язучы һәм продюсер Дина Валуйскихның өлкәннәр өчен автор әкияте буенча экранлаштырыла.

Чыганакк: "Өмет"

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас