Мәҙәниәт
11 Сентября , 10:00

"Акчарлак"тан үрнәк алыгыз

Теләсә кайсы яшьтә сәламәтлек һәм рухи күтәренкелек – ул аңлы сайлау һәм үз организмыңа җаваплы караш нәтиҗәсе. Русиядә "Озак һәм актив тормыш" колачлы милли проекты гамәлгә ашырыла, ул гражданнарның сәламәтлеген ныгыту буенча 11 төп юнәлешне берләштерә.  

"Акчарлак"тан үрнәк алыгыз"Акчарлак"тан үрнәк алыгыз
"Акчарлак"тан үрнәк алыгыз

Үзәк мәдәният сараеның «Акчарлак» татар җыры ансамбле "Һәркем өчен сәламәтлек»проекты кысаларында әлеге инициативаны тормышка ашыруга актив кушылды.

Коллективта катнашучылар өчен сәламәт яшәү рәвеше - көндәлек тормышның аерылгысыз өлеше. Югары дәрәҗәдәге физик чыдамлык, дисциплина һәм энергия таләп итә торган иҗади эшчәнлек  кәефеңә игътибарсыз мөмкин түгел. Артистлар үз үрнәкләре белән даими рәвештә профилактик каралуларның, диспансерлаштыруның һәм физик активлыкны саклауның мөһимлеген күрсәтәләр. Зарядка - коллективның мөһим традициясе  – ул артистларга күңел күтәренкелеген сакларга, репетицияләргә һәм чыгышларга әзерләнергә ярдәм итә.

"Акчарлак" ансамбле әгъзалары райондә яшүчеләрне сәламәтлекләренә, диспансеризациягә җаваплы карарга, актив ял сайларга өнди.

Сәләмәт яшәү рәвеше хәрәкәтенә кушылыгыз. Сәламәтлек – озак яшәү нигезе!

Хакимият башлыгы Азат Сәхәбиев битеннән

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас