Мәҙәниәт
19 Сентября , 12:00

"Татар түбәтәе" иҗат сәгатендә

Түбәтәй  – татар милли киеменең аерылгысыз атрибуты. Элек аның кыяфәтенә карап кешенең социаль, эшчәнлек төрен, яшен һәм башка сыйфатларын билгеләргә мөмкин булган. Бүген исә  башына бизәкле матур түбәтәй кигән ир-атларны, хәтта яшь егетләрне, балаларны да  еш күрергә мөмкин.

"Татар түбәтәе" иҗат сәгатендә"Татар түбәтәе" иҗат сәгатендә
"Татар түбәтәе" иҗат сәгатендә

 "Урал- Батыр" сараеның  татар мәдәнияте үзәге "Матрешка" балалар бакчасының әзерлек төркеме балалары белән бик күңелле "Татар түбәтәе" иҗат сәгате үткәрде.

Әлеге  чарада балалар татар мәдәнияте белән якыннанрак танышып, татар бизәге үзенчәлекләре турында белделәр. Ә аннары  иҗади эшкә чумдылар – үз куллары белән чын түбәтәй ясадылар.

Кечкенә балалар күңелендә үз халкыңа карата ихтирам-хөрмәт әнә шундый күркәм чаралар ярдәмендә барлыкка килә.

Зәйфә Салихова әзерләде

Фотолар "Урал-Батыр" сараеның татар мәдәнияте үзәгеннән

 

"Татар түбәтәе" иҗат сәгатендә
"Татар түбәтәе" иҗат сәгатендә
"Татар түбәтәе" иҗат сәгатендә
"Татар түбәтәе" иҗат сәгатендә
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас