Мәҙәниәт
21 Сентября , 06:00

Матбугат-2027: Беренче булып язылды!

Хөрмәтле шәһәрдә һәм районда яшәүче милләттәшләр! Сентябрьнең беренче көннәреннән гәзит-журналларга язылуның төп кампаниясе башлануын янә исегезгә төшерәм – әле 2027 елда нинди басмаларга язылу турында уйлау бик вакытлы.

Матбугат-2027:  Беренче булып язылды!Матбугат-2027:  Беренче булып язылды!
Матбугат-2027: Беренче булып язылды!

Бу җәһәттән сөенечле хәбәр – безнең күптәнге даими укучыбыз,  туган тел сагында торучы һәм аны яхшы белүче Флүр Яһудин иң беренче булып "Бәләбәй хәбәрләре"нә язылды да инде.

82 яшен тутырган Флүр Фәрит улы гомере буе вакытлы басмалар алдырып яши, аларны яратып укый һәм, "Бәләбәй хәбәрләре"нә язылырга өндәп, милләттәшләр арасында, үзе яшәгән "Девон" микрорайонында   пропаганда алып бара. Алай гына да түгел, язмалары еш кына гәзит битләрендә урын ала.

  – Мин дә,  хатыным  да укырга яратабыз. Гәзитне кем беренче эләктерә, шул укый, – дип сөйли ул. – Без үз басмабызның ике телдәгесен дә – русчасын да, татарчасын да алдырабыз. "Белебеевские известия" – күп битле, анда  информацияләр күп, ә татарчасын күңел өчен укыйбыз, үз туган телеңдә укуы шундый рәхәт бит. Бу җәһәттән  милләттәшләргә дә мөрәҗәгать итәм – басмага язылыгыз, укыгыз, таратыгыз, үз гәзитебез һәр өйдә, гаиләдә булсын.

Флүр Фәрит улын күптәннән белгәнгә, образлы итеп,  ул – китап корты, гәзит корты дип әйтә алам. Ник дисәң,  Үзәк китапханә юлына тузан төшерми –  күпме китап укыгандыр, үзе дә белмидер, китапларны су кебек эчә. Шуңа күрә аның хәтере дә яхшы, тарихны, күренекле шәхесләрне әйбәт белә, теләсә нинди темага әңгәмә кора ала.

 – Элек  китапханәнең милли әдәбият бүлегендә Башкортстан һәм Татарстанда чыгучы бөтен гәзит-журналларны укып була иде.  Ә хәзер аларны алдырмыйлар , бик күңелсез хәл. Бәлки, 2027 елдан алдыра башларлар, –  дип өметләнә ул. Ул гына да түгел, күпләрнең теләге бу.

 Байтак еллар  урындагы татар иҗтимагый үзәге рәисе вазыйфасын алып барган Флүр Яһудин  бүген дә – актив, милли җанлы  җәмәгатьче.

Зәйфә Салихова

Без сезнең белән!

Без укучыларыбыз өчен туган шәһәребез һәм районыбыз вакыйгаларыннан хәбәрдар булуның никадәр мөһим икәнен беләбез. Язылу бәясе аз гына артты – бу объектив икътисади шартлар таләп иткән мәҗбүри чара: бастыруга, логистикага һәм илтеп җиткерүгә чыгымнар арта. Барлык вакытлы басмаларга кагылган бүгенге чынбарлык шундый, һәм  безнең басма искәрмә түгел. Безнең төп бурыч – сезнең белән калып, мөһим һәм файдалы яңалыклар турында сөйләү, ана телебезгә хөрмәт күрсәтү. Без бергәләп Бәләбәй районының төп матбугат басмасын саклап калачакбыз!

6 айга язылу бәясе: "Белебеевские известия" гә язылу (илтеп җиткереп) — 1002 сумга, китермичә – 906 сумга төшәчәк. "Бәләбәй хәбәрләре" басмасына  – 312 сумга (илтеп җиткереп), китермичә — 288 сумга язылырга мөмкин.

Бергә булдык, бергә булыйк!

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас