

Үзәк мәдәният йорты директоры Фидәлия Халикова быел учреждениедә ремонт эшләре башкарылуы, бүлмәләр һәм заллар әзерләнүе, сәхнә костюмнары һәм тавыш җиһазлары яңартылуы турында сөйләде. Болар барысы да, концерт, спектакль яки бәйрәм чарасы бөулсынмы ул, тамашачылар өчен дә, артистлар өчен дә якты һәм уңайлы булсын өчен эшләнгән.
Ул шулай ук мәдәниятнең һәркем өчен булуын билгеләп үтте. Күп балалы гаиләләр, СВОда катнашучыларның гаиләләре һәм ятим балалар өчен ташламалар каралган. Моннан тыш, Пушкин картасы буенча яшьләр мәдәни чараны үз зәвыгына карап сайлый ала.
Үзәк мәдәният сараенда хәзер 23 клуб оешмасы эшли. “Атказанган халык иҗаты коллективы” дигән мактаулы исемнәр йөртүче коллективлар, шулай ук “өлгеле” һәм "халык" исемнәре булган җиде коллектив – учреждениенең горурлыгы..
Яңа иҗат сезоны тамашачыларны – матур мәдәни чаралар, ә артистларны көчле алкышлар һәм яңа иҗади казанышлар белән сөендерсен!
Светлана Прокофьева
Үзәк мәдәният йорты фотолары