

“Бүген мин «кирәк» сүзенә бөтенләй башкача карыйм. Үземне тулы бәхетле хис итү өчен ир-егет кирәкми. Үз эчемдә, балаларымда, гаиләмдә, яраткан эшемдә, дусларымда, тормышымда бәхет табарга өйрәндем. Һәм, мөгаен, мондый халәттән генә чыннан да сәламәт мөнәсәбәтләр туарга мөмкин - син аларга ялгызлыктан һәм сиңа кем дә булса җитмәгәнлектән бармыйсың.
Әлбәттә, минем йөрәгем мәхәббәткә ачык. Мин гомумән мәхәббәтне кешегә бирелгән иң гүзәл хисләрнең берсе дип саныйм. Ләкин бүген мин мәхәббәт өчен генә мәхәббәт түгел, ә чын якынлык телим - кешеләр бер-берсенең тормышын бәхетлерәк итәрлек мөнәсәбәтләр, ә катлаулырак түгел", ди ул.
Бер айдан артистканың Уфада концерты да көтелә. Алсу билгеләвенчә, Башкортстан аның өчен чыннан да туган җир.
“Минем әти тумышы белән шуннан, гомумән, минем балачагым Татарстан белән дә, Башкортстан белән дә тыгыз бәйләнгән. Шуңа күрә, анда килгәч, моны беркайчан да гастроль маршрутының чираттагы ноктасы итеп кенә кабул итмим. Әлбәттә, концертка мине күп еллар белгән кешеләр, туганнарым, танышларым киләчәк, мондый чыгышлар һәрвакыт аеруча дулкынландыргыч. Балачак һәм гаилә белән бәйле урыннарга кайту һәрвакыт бик җылы вакыйга”, — ди Алсу.
Билгеле булуынча ике ел элек җырчы тормышында бик күңелле булмаган вакыйга кичерде, 18 ел яшәгән ире белән аерылышты. Ләкин ул мөнәсәбәтләрнең бетүен бәхетнең бетүе дип кабул итмәслек көч таба алды.
“Кайвакыт башта гадәти дөньяның җимерелүе кебек тоелган әйбер вакыт узгач бөтенләй яңа бүлекнең башы булып чыга. Үзеңә үзеңне кире кайтарырга кирәк. Нәрсә яратканыңны, нәрсә турында хыялланганыңны, бу мөнәсәбәтләргә кадәр нинди булганыңны искә төшерергә һәм хәзер нинди булырга теләвеңне төгәл белергә. Кемдер килеп, сине бәхетле итәр дип көтмәскә. Башта бу бәхетне үзеңә булдырырга өйрәнергә. Ә алга таба тормыш гаҗәеп рәвештә яңа ишекләр ача башлый. Иң мөһиме - аларга керергә курыкмаска кирәк”, ди яраткан җырчыбыз.
Килешәбезме?
Фото: alsou.ru
Чыганак: "Кызыл таң"