Мәҙәниәт
24 Сентября , 10:00

Миләш – саклау һәм яклау символы

“Урал-батыр” үзәгенең  славян мәдәнияте үзәгендә “Пушкин картасы" программасы кысаларында “ Миләшлек: көзге көн белән төн тигезлеге бәйрәме" чарасы узды. Анда 17 нче урта мәктәп укучылары катнашты. Алар элек бик популяр булган борынгы ышанулар һәм йолалар белән таныштылар.

Миләш – саклау һәм яклау символыМиләш – саклау һәм яклау символы
Миләш – саклау һәм яклау символы

Чараны алып баручы Алсу Фәизова кунакларны халык традицияләре дөньясына чакырган:

- Көзге көн белән төн тигезләшә, ә табигать нәзберек баланста тик торган  мизгел,  – дип башлган ул сәяхәтне.

Балалар Русьта кешеләрнең елның бу борылыш ноктасын ничек каршы алуларын һәм безнең ата-бабаларыбызның аңа нинди тирән мәгънә салуларын белгәннәр..

Миләш бәйрәмдә аерым урынны биләде. Бик күп риваятьләр һәм ырымнар аның белән бәйле. «Славяннар өчен ул саклау һәм яклау символы булган», – дип билгеләде алып баручы.

«Билге һәм уйдырма» уенында укучылар борынгы ышануларны һәм уйдырмаларны аера белергә өйрәнгәннәр.

Аннары миләш  җиләкләре белән багу вакыты җитте. Һәркем киләчәккә күз салырга тырышты. Укучыларны барыннан да бигрәк уку һәм имтиханнар мәсьәләләре борчыган. Хәтта җиләкләр дә ярдәм итә һәм ышаныч бирә ала кебек тоелган.

«Миләш бәлеше» уены серледән  - шатлыклыга, борынгы йолалардан гади кеше сөенечләренә  күчү булган.

Бәйрәмнең кульминациясе «Миләш такыясы» осталык классы булган. Элек, йортны явыз ниятле кешеләрдән һәм явыз көчләрдән саклар өчен, шул ук вакытта муллык һәм иминлек җәлеп итәр өчен аларны бусага һәм тәрәзәләргә элеп куйганнар.

Чарада катнашучы һәркем көзге ботаклардан, җиләк-җимешләрдән һәм яхшы уйлардан җыелган такыя алып киткән.

Светлана Прокофьева әзерләде

«Урал Батыр» үзәге фотолары

 

Миләш – саклау һәм яклау символы
Миләш – саклау һәм яклау символы
Миләш – саклау һәм яклау символы
Миләш – саклау һәм яклау символы
Миләш – саклау һәм яклау символы
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас