

Дмитрий Шостакович – XX гасырның иң бөек композиторларының берсе! Аның гаять зур таланты блокададагы Ленинградның гимнына әверелгән Үлемсез җиденче симфония тудырды!
Композиторның 1942 елда Бәләбәйгә килүе нәкъ менә шушы әсәр белән бәйле.
Безнең кечкенә шәһәребез бу симфонияне беренче тапкыр башкару урынына әверелә.
1942 елның 12 декабрендә Дмитрий Шостакович Ленин исемендәге Хәрби-сәяси академия залындагы концертта шәхсән үзе катнаша. Иван Петров җитәкчелегендәге академиянең тынлы оркестры әле генә тәмамланган җиденче симфонияне башкара.
Зал шыгрым тулган, күп кенә офицерларга якын көннәрдә фронтка китәргә туры килә. Композитор үзе башкарудан канәгать кала, һәм ике музыкантның – Шостакович белән Петровның дуслыгы озак еллар дәвам итә.
Ә концерттан соң Шостаковичны чәй һәм башкорт балы белән сыйлыйлар.
Кайтканда композиторны Аксаков тимер юл станциясенә кадәр кар баскан юлдан бөтен оркестр белән чаңгыда озатып калалар.
Дмитрий Шостакович хатыны белән бергә чанада бара.
Бәләбәй халкы шәһәр тарихында Дмитрий Дмитриевич Шостаковичның данлы исеме калуы белән горурлана!
1987 елда шәһәребезгә Иван Петровның улы Василий Иванович Петров килде. Бу юллар авторы аны әтисе һәм композитор яшәгән урыннарга шәхсән үзе озата йөрде.
Любовь Иванова әзерләде. Фото ачык чыганаклардан