

“Бердәм РУсия” партиясенең “Кече Ватан мәдәнияте” проекты кысаларында куелган спектакль Советлар Союзы Герое, хәрби хәбәрче, күренекле татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган дип хәбәр иттеләр республика Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Спектакльне иҗат итү өстендә иҗат командасы эшләде: режиссеры – Айдар Зарипов, рәссамы – Алинә Алимова, композиторы – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марат Фәйзуллин, яктылык буенча рәссамы – Илшат Сәяхов, пластика буенча режиссер – Александр Родионов.
Куелышта актерлар труппасының бөтен составы катнашты. Иҗат командасы шагыйрь яшәгән һәм иҗат иткән вакытны, чор атмосферасын һәм аның фаҗигале язмышының тирәнлеген тапшыра алган. Сәхнә чишелеше, музыкаль бизәлеш һәм пластика актерларның уенын тулыландыган, тамашачыга Муса Җәлилнең батырлыгы турында белергә генә түгел, ә аның рухи көчен һәм шигъри мирасының мәңгелек кыйммәтен тоярга да мөмкинлек биргән.
Элегрәк без Уфада Радик Кудояровның “Кара урман – Черный лес” дигән тулы метражлы кискен сюжетлы нәфис фильмын тәкъдим иттек дип язган идек. Ул шулай ук сугышчы һәм шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган.
Зәйфә Салихова әзерләде