

Әдәби чарага шагыйрьләр һәм язучылар, иҗат коллективлары вәкилләре, Бәләбәй районы халкы һәм кунаклары, шулай ук шигъриятне яраткан, аның кадерен белгән өсән-ивановкалылар җыелды.
Традиция буенча, әдәби фестиваль Марина Цветаева һәйкәле янында башланды, бу һәйкәлне. Русиядә беренче булып Уфа скульпторы Юрий Солдатов эшләгән Барлык җыелучыларга сәламләү сүзе белән Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев мөрәҗәгать итте.
Һәйкәлгә чәчәкләр салу тантанасыннан соң бәйрәм Кызлар чишмәсе янында дәвам итте. “Марина өчен миләш” акциясе кысаларында, Цветаева турында сүнми торган хәтер символы буларак, Истәлек аллеясында унбишенче миләш утыртылды.
Унбишенче Цветаева учагын кабызганнан соң, Өсән-Иваново мәктәбе вокаль ансамбле һәм һәвәскәр композитор Зөлфирә Әүбакирова гимн башкардылар.
Учак янында шигырьләр, музыка яңгырады, шулай ук Бәләбәй районы тарих-туган якны өйрәнү музее оештырган “Цветаеваны укыйбыз” дистанцион укучылар конкурсында җиңүчеләр һәм катнашучыларны котлаулар яңгырады.
“Ирекле микрофон” вакытында теләгән һәркем шагыйрәнең шигырьләрен, шулай ук Цветаевага багышланган үз әсәрләрен укый алдылар.
Светлана Прокофьева. Автор фотолары