

Башкортстан Республикасы көненә уңае белән «Урал Батыр»сараеның татар мәдәнияте үзәге оештырган «Туган як аһәңе» музыкаль программасы бәйрәмгә – чын күңелдән туган якка сөюне белдерүгә әйләнде. Сәхнә чорлар арасында җанлы күпергә әверелде: борынгы халык көйләре заманчалары белән үрелеп барды, ә традицион уен кораллары — курай, кубыз тавышлары буыннар хәтерен уяткандай булды. Һәр аккорд, һәр көй үзендә башкорт далаларының сулышын, тын елгалар өстендә яфраклар кыштырдавын һәм гасырлар буена телдән –телгә күчеп килгән риваятьләрнең авазын ишеттерде.
Татар мәдәнияте үзәге коллективы республиканың бай мәдәниятен аерым бер җылылык һәм дулкынлану белән тәкъдим итте: программада төрле халыкларның җырлары яңгырады. Һәр номер гасырлар буе дус һәм тату яшәгән халыкларның тарихын, характерын һәм горурлыгын чагылдырды.
Программа мәдәният турында сөйләмәде – ул аны тоярга, яшәргә, күңелеңә салып, үзең белән алып китәргә мөмкинлек бирде. “Туган як аһәңе” – концерт кына түгел. Ул Башкортстанга, аның табигатенә, гореф-гадәтләренә һәм кешеләренә мәхәббәт белдерү. Бу чын көчнең бердәмлектә, тамырларны хөрмәт итүдә һәм бер- береңне ишетә белүдә булуын искә төшерү.
“Урал-Батыр” сараеның татар үзәге материалы буенча Зәйфә Салихова әзерләде
Фотолар "Урал-Батыр"дан